Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Гайләбезнең яраткан сыйлары

Яңа елларны каршылаган табын фотоларын җибәрәбез. 1. "Гөмбә аланы" салаты. Тирән тәлинкәгә катлап ясала: Көнбагыш мае Гөмбә (үзебезнең урманнан җыйган)- 500 гр Укроп яки петрушка Пешкән тавык ите( ваклап турарга)- 300 гр Майонез Пешкән кишер (угыч аша)- 2 шт Майонез Сыр (угыч аша)- 100 гр Пешкән йомырка (шакмаклап турарга) -...

Яңа елларны каршылаган табын фотоларын җибәрәбез.

1. "Гөмбә аланы" салаты.
Тирән тәлинкәгә катлап ясала:
Көнбагыш мае
Гөмбә (үзебезнең урманнан җыйган)- 500 гр
Укроп яки петрушка
Пешкән тавык ите( ваклап турарга)- 300 гр
Майонез
Пешкән кишер (угыч аша)- 2 шт
Майонез
Сыр (угыч аша)- 100 гр
Пешкән йомырка (шакмаклап турарга) - 3 шт
Майонез
Пешкән бәрәңге( эре угыч аша) - 1шт
Майонез
Тозлы кыяр (шакмаклап турарга)- 3шт
Тәлинкәне кире әйләндереп капларга кирәк.

2. "Яңа елны көткәндә..."( гади "Мимоза" салаты)
Пешкән бәрәңге (угыч аша)- 2 шт
Балык консервасы "Сайра"-1 шт
Суган (ваклап турарга)- 1 шт
Пешкән бәрәңге (угыч аша)- 2 шт
Майонез
Пешкән кишер (угыч аша)- 1 шт
Йомырка (вак угыч аша)- 3 шт
Майонез
Сыр
Бизәлеш: яшел суган, гранат җимешләре.
Табыннарыгыз ямьле, тормышларыгыз түгәрәк булсын. Яңа ел яңа шатлыклар, бәхетләр, исәнлек-саулык алып килсен!
Хөрмәт белән, Иске Салман авылыннан, Гарипова Гөлнур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев