Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык. (Фердинанд Мәхмүтов)

Газетабызда Яңа ел бәйгесе игълан итеп, 2015 ел символлары Кәҗә белән Сарык, алар белән бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр турында язып җибәрүегезне сораган идек. Шулай ук кызыклы һәм эчтәлекле, оригиналь Яңа ел теләкләре дә җибәрә аласыз. Иң уңышлы язмалар авторларын истәлекле бүләкләр көтә. Бу санда бәйгегә килгән беренче язманы урнаштырабыз....

Газетабызда Яңа ел бәйгесе игълан итеп, 2015 ел символлары Кәҗә белән Сарык, алар белән бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр турында язып җибәрүегезне сораган идек. Шулай ук кызыклы һәм эчтәлекле, оригиналь Яңа ел теләкләре дә җибәрә аласыз. Иң уңышлы язмалар авторларын истәлекле бүләкләр көтә. Бу санда бәйгегә килгән беренче язманы урнаштырабыз.
Тамак нишләтми
Сарык белән кәҗәнең авыл кешеләре өчен бик тә файдалы хайваннар булуын исәпкә алсак, яңа елны фәкать яхшы яктан гына фаразлап була. Иншалла, киләсе елыбыз итле, сөтле һәм йонлы булыр.
Хәзер кәҗә асрау модада, чөнки аның сөте аерата файдалы. Ә инде сарык йоныннан бәйләгән оекбашларны җылылыгы буенча бернинди тукыма да алыштыра алмый. Әлеге малларны мөселман халкы аеруча үз итә, күп итеп асрый. Башка милләт халыкларында алар азрак.
Әйе, кәҗә азыкка нәзберек, холкы буенча бераз кире һәм хәйләкәр. Әмма ул бик чиста хайван. Ул әкиятләргә кергән персонаж да бит әле. Кәҗәнең гадәте яман - кеше бакчасына керергә ярата. Шуңа бит инде халык телендә әйтеме дә бар: "Күршең белән әрләшәсең килсә, кәҗә сатып ал",- диләр.
Ә хәзер әлеге хайван белән бәйле бер хәлне тасвирлап үтәм.
Узган җәйнең бер көнендә көндез иптәшем белән өй турысында утыра идек, әче итеп кычкырган кәҗә тавышын ишеттек. Урыныбыздан торып тавыш килгән якка карасак, каршы урамдагы йортның (бездән 250 метр чамасы) бакча рәшәткәсе арасында кысылып асылынып калган ак төстәге кәҗәне күреп алдык. Тавышы бик әче. Мин хәлне, ягъни кәҗәгә янаган куркынычны бик тиз аңлап алдым. Янәшәдә генә торган велосипедыма утырып, кәҗәгә "ашыгыч ярдәм" күрсәтергә ашыктым.
Рәшәткәгә асылынып торучы кәҗәне күтәреп алдым да җиргә бастырмакчы булдым. Әмма кәҗә, күрәсең, бик хәлсезләнгән булгандыр, ул аягына баса алмады, җиргә ятты. Күпмедер вакыттан соң гына, хәл алгач, торып иптәшләре янына атлады.
Соңыннан ачыкланды: бәлагә юлыккан кәҗә Гайшә ханымныкы булган икән. Хайванны шул нәфесе харап итә язган. Ул башта рәшәткә янындагы эскәмиягә менгән, аннары арт аякларына басып куактагы яфракны өзгәндә егылып төшкән һәм башы ике рәшәткә арасында кысылып калган. Бу күренешнең шаһиты да, коткаручысы да мин булдым. Жәл, әлеге хәлне фотога төшерергә мөмкинлегем булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев