Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

“Әлки хәбәрләре” үз укучылары арасында “Ямьле бакча” бәйгесе игълан итте

Җәйнең инде икенче яртысын башладык. Күп райондашларыбызның бакчалары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра, мул уңышы белән сөендерә. Җирдә казынырга яратасыз, матур бакча үстерәсез икән, әйдәгез, бу гүзәллекне башкаларга да күрсәтик. Бакчагыз күренешләре сурәтләнгән фотоларны редакциягә җибәрегез. Фотоаппарат яисә флешкада китерергә, шулай ук alkred1604@mail.ru адресы буенча электрон почтага да юлларга була. Күршеләрегезнең,...

Җәйнең инде икенче яртысын башладык.


Күп райондашларыбызның бакчалары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра, мул уңышы белән сөендерә. Җирдә казынырга яратасыз, матур бакча үстерәсез икән, әйдәгез, бу гүзәллекне башкаларга да күрсәтик. Бакчагыз күренешләре сурәтләнгән фотоларны редакциягә җибәрегез. Фотоаппарат яисә флешкада китерергә, шулай ук alkred1604@mail.ru адресы буенча электрон почтага да юлларга була. Күршеләрегезнең, авылдашларыгызның ямьле бакчаларын да фотога төшереп җибәрә аласыз. Бакча күренешләрен газетаның alki-rt.ru сайтында урнаштырабыз. Сайтта тавыш бирү юлы белән бәйгегә нәтиҗәне газета укучылар үзләре ясаячак.

Җиңүчеләрне бакча һәм хуҗалык эшләре өчен кирәкле бүләкләр көтә. Аларны әзерләүдә районыбыз эшмәкәрләре дә булышты.

Бүләкләр мондый:

Беренче урынны алучыга - электр иттарткычы;

Икенче урынга - "Болгарка" тимер кисү машинасы ("Инструментлар дөньясы" кибетеннән)

Өченче урынга - бакча эшләре өчен кул арбасы (эшмәкәр Айрат Гатауллиннан)

Дүртенче урынга - җыелма баскыч (стремянка) ("Китап дөньясы" кибетеннән)

Бәйгедә активрак катнашырга чакырабыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Сездән фоторәсемнәр көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев