Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Никахыбыз күкләрдә укылгандыр

Без хатын-кызлар өчен 8 март бәйрәме аеруча да якын .Ә минем өчен әлеге көн икеләтә бәйрәм. Яз табигатькә яңа сулыш өргән кебек, язның шушы гузәл мизгеле минем гаилә тормышымның да башлангыч чоры булды. 2000 елнын 8 март көнендә, мәктәптә оештырылган кичәдән дус кызым белән кайтып баруыбыз иде. Көтмәгәндә безне озата...

Без хатын-кызлар өчен 8 март бәйрәме аеруча да якын .Ә минем өчен әлеге көн икеләтә бәйрәм. Яз табигатькә яңа сулыш өргән кебек, язның шушы гузәл мизгеле минем гаилә тормышымның да башлангыч чоры булды.

2000 елнын 8 март көнендә, мәктәптә оештырылган кичәдән дус кызым белән кайтып баруыбыз иде. Көтмәгәндә безне озата баручы егетләрне күреп, бераз каушап калдык. Дус кызым белән юлларыбыз аерылыр вакыт җиткәч, егетләребезнең берсе минем арттан китте.

Төз гәүдәле Янарга мәктәптә әллә ни игътибар бирми идем. Ә бу кичтә ул минем күз алдыма бөтенләй башка яктан килеп басты.

Безнен очрашуларыбыз менә шулай башланып китте. Ул чакларда кесә телефоннары юк. Казанга укырга киткәч, араларыбызны хатлар җылытып торды. Кама елгасы аша ике якны тоташтыручы күпер дә юк идее. Язлар җиткәч, боз эреп паром төшкәнне көтә-көтә гаҗиз була торган идек.

Очрашуларыбызны шулай зарыгып көтеп алу, безнең хисләребезне бары тик ныгытты гына.

Янар да Казанга укырга килгәч , әлбәттә, барысы да җинеләйде. Алты ел очрашып йөргәннән соң, 2006 елнын 29 июлендә гөрләтеп туй ясап, тормыш жепләрен гомерлеккә бәйләп куйдык.

Тормыш безгә ниләр әзерләп куйганын беркем дә белми шул. Безне дә язмыш Әлки районына алып килде. 2007 нең 16 октябрендә беренче шатлыгыбыз, кояшыбыз Айгизә дөньяга килде.Озак та үтми, аңа иптәшкә җимешебез Айгөлне алып кайттык. Ходай Тәгалә гаиләбезне түгәрәкләп өченче сабыебызны да шушы гузәл дөньяга тудырырга насыйп итте. Яруллиннар нәселен дәвам итүче төпчек улыбызга апрель аенда ике яшь тула. Алар өчесе өч төрле. Айгизәбез сабыр холыклы булса, Айгөлебез очкын кебек. Ә Аделебезнен сәләтләре әлегә күп төрле, ниндиерәге өстенлек итәсен тәгаен генә әйтеп булмый. Күңелемә якын булганы -барысы да сәләтле, җырга-биюгә бик осталар.

Авырлыклар да булмады түгел, шул чакта бер-беребезгә терәк булып, көч биреп тордык.Беребез абынып егылганда , икенчебез кул бирде.

Әтиебез район үзәк хастаханәсендә теш табибы булып эшли. Хезмәтен бик яратып, бар тырышлыгын биреп башкара. Үзем район мәдәният йортында хезмәт куям.

Язмышымда нәкъ менә Янарымны очратып , анын белән иңне-иңгә куеп яшәвебез очен Ходайга бик рәхмәтлемен. Туган авырлыкларны икәүләп җиңәргә тырышабыз. Хәтер китабыбыз һәр көн яңа матур истәлекләр белән тулылана гына бара. Гаиләбездә бер-беребезгә ихтирам, юл кую, аңлашып яшәү иң беренче урында тора. Бер-беребезгә булган мәхәббәт көннән-көн яңарып, ныгый гына бара.Күрәсең, безнең никах күкләрдә укылгандыр.

Бүгенге дөнья бик кызыклы, ул көн саен яналыклар белән байый тора. Барыбызга да тормыштан ләззәт алып, исән-имин яшәргә генә язсын.

Гөлия Яруллина, Базарлы Матак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев