Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Новогодние рецепты Сабировой Фании

Кабаклы мантый Кабакны тышыннан арчып, мантыйга бәрәңге тураган сыман шакмаклап турыйбыз, фарш салабыз, ваклап суган турыйбыз, төйгән кара борыч һәм тәменчә тоз салабыз. Камыры: 2 йомырка, аз гына тоз, 5 аш кашыгы кайнаган су, 2 аш кашыгы җылымса сөт. "Саламлы" салат Кишерне зур кыргычтан кырабыз (1 данә, уртача зурлыкта), кәбестә...

Кабаклы мантый

Кабакны тышыннан арчып, мантыйга бәрәңге тураган сыман шакмаклап турыйбыз, фарш салабыз, ваклап суган турыйбыз, төйгән кара борыч һәм тәменчә тоз салабыз.

Камыры: 2 йомырка, аз гына тоз, 5 аш кашыгы кайнаган су, 2 аш кашыгы җылымса сөт.

"Саламлы" салат

Кишерне зур кыргычтан кырабыз (1 данә, уртача зурлыкта), кәбестә (250 гр) саламлап турыйбыз һәм кишер белән кәбестәне кушып аз гына уып йомшартабыз, тавык рулетын яисә тавык күкрәген (250 гр) һәм кыярны (150 гр) саламлап турыйбыз, кукурузны салкын су белән чайкап салабыз. Тәменчә тоз салып майонез белән болгатабыз. Төрле тәмлеткечләр белән бизәп табынга чыгарабыз.

"Баллы" салат

Бананны (250 гр) тышыннан арчыйбыз һәм квадратлап турыйбыз, алманы (2 данә) тышыннан арчыйбыз һәм квадратлап турыйбыз, грушаны (2 данә) тышыннан арчыйбыз һәм квадратлап турыйбыз, ананасны (200гр.) тышыннан арчыйбыз һәм квадратлап турыйбыз. Барлык яшелчәләрне сгушенка белән болгатабыз.

"Шакмак" салаты

Голланд сыры (250 гр.), помидор (2 данә), ысланган колбаса (200 гр), болгар борычы - сары (1 данә) -барысын да квадратлап турыйбыз, кириешки (1 данә) - сыр белән, тәмненчә тоз һәм көнбагыш мае белән болгатабыз.

"Таҗ" салаты

Катлам белән һәм катлам саен майонез

Тирән тарелкага беренче катламны җәябез: ит (терлек ите яисә тавык ите - 250гр.) ваклап туралган, икенче катлам бәрәңге (200 гр) вак кыргычтан кырылган, өченче катлам кишер (200 гр пешкән) вак кыргычтан кырылган, дүртенче катлам йомырка (2 данә) эре кыргычтан кырылган, әстерхан чикләвеге (100 гр) азрак вакланган.

Һәр катлам диаметры буенча алдагысыннан кечерәк булырга тиеш. Катламнар калынлыгы 2-3 см да ким булмаса тәмлерәк була. Биегрәк ясарга теләсәгез катламнарны кабатларга мөмкин. Салат таҗ формасын ала.

Какланган каз - яңа ел табынының күрке

(3 көн алдан әзерләргә кирәк).

Казны туңдыргычтан алып эретәбез, ләкин йомшарганчы түгел.

Тоз 1 аш кашыгын бик өеп тутырмыйча, 14 данә (долька) сарымсак (вак кыргыч аша кырылган), 4 бал кашыгы аджика (кечкенә банкалы) шуларны бергә болгатасың һәм казны шул кушылма белән яхшы итеп ышкыйсың (якынча 5-7 минут).

Ышкылган казны иркен политэлен пакетка тыгасың, ләкин пакет авызын ачып калдырып, уртача температурада (һава бик җылы да, бик салкын да булмасын) 2 тәүлек тотасың. Өченче көнне казны пакеттан алып майонез белән ышкып, акрын газда бер сәгать тә 20 минут тотасың һәм духовканы сүндерәсең. Духовка сүнгән килеш казны тагын духовкада 20 минут тотасың.

"Балык" салаты

"Сардина" консервасы (1 савыт), уртача зурлыктагы (1 данә) тозлы кыяр, 2 йомырка, 1 стакан пешерелгән дөге (бик тулып бетмәгән), 1 баш суган (уртача зурлыкта) ярты стакан майонез, укроп.

Консервадагы сардинаны, йомырканы, суганны, тозлы кыярны ваклап турыйсың, тәменчә тоз саласың һәм барысын да майонез белән болгатасың. Салатны укроп белән матурлап бизисең.

Сабирова Фәния.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев