Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Алена РОДИОНОВА Югары Колчурино мәктәбенең 7 сыйныф укучысы).

Хөрмәтле укучыларыбыз! Якынлашып килүче Кәҗә (Сарык) елы уңаеннан игълан ителгән бәйгебез дәвам итә. Без сездән күп хатлар алабыз. Конкурста актив катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бәйгегә килгән язмаларның барысы да газетада урын алачак. Ә конкурска йомгак ясауны газета укучыларыбызның үзләренә тапшырырга уйлыйбыз. Конкурс язмаларының барысы да безнең alki-rt.ru сайтында урнаштырыла. Алар...

Хөрмәтле укучыларыбыз! Якынлашып килүче Кәҗә (Сарык) елы уңаеннан игълан ителгән бәйгебез дәвам итә. Без сездән күп хатлар алабыз. Конкурста актив катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бәйгегә килгән язмаларның барысы да газетада урын алачак.
Ә конкурска йомгак ясауны газета укучыларыбызның үзләренә тапшырырга уйлыйбыз. Конкурс язмаларының барысы да безнең alki-rt.ru сайтында урнаштырыла. Алар белән танышып, сез үзегезгә ошаган хикәятләр өчен тавыш бирсәгез иде. Моның өчен безнең газета сайтына кереп, "Конкурслар" бүлеген ачарга һәм күңелегезгә хуш килгән язма өчен тавышыгызны бирергә кирәк. Бәйгегә бәя бирүдә дә актив катнашырсыз дип өметләнәбез.
Ә хәзер бүләкләр турында. Алдан хәбәр иткәнебезчә, районыбыз эшмәкәрләре бәйгенең спонсорлары булдылар. "Олимп" сәүдә йорты (Гөлсинә Дәүлиева), "Инструментлар дөньясы", "Карапуз" кибетләре (Алмаз Зарипов), "1000 мелочей" кибете (Раил Мысыргалиев), "Китап дөньясы" кибете (Сирень Низамиева) җиңүчеләребез өчен үз бүләкләрен тәкъдим иттеләр. Аларга олы рәхмәтебезне белдереп, сәламәтлек, эшмәкәрлек эшчәнлегендә уңышлар телибез.
Беренче урынны алучыга бензинлы электр генераторы (Алмаз Зарипов бүләге), икенче урынны алучыга чәй сервизы (Гөлсинә Дәүлиева, өченче урынга - түбәтәй (Сирень Низамиева), дүртенче урынга - савыт-саба җыелмасы (Раил Мысыргалиев), бишенче урынга - фотоальбом һәм акча янчыгы тәгаенлибез.
Бүләкләр сезне көтә. Ә без сездән яңа кызыклы язмалар көтәбез һәм бәйгедә тавыш бирергә чакырабыз.

Сарык - акыллы хайван

Минем акыллы хайван - сарык турында сөйлисем килә. Халыкта "сарык шикелле аңгыра" дигән сүз йөри йөрүен, әмма бу бер дә дөрес түгел.
Без дә хуҗалыгыбызда сарыклар асрыйбыз. Җәен аларны болынга куа идек. Арада берсе - Соня исемле сарыгыбыз буаз, менә-менә бәрәнләргә тиеш иде. Бер иртәдә һәрвакыттагыча сарыкларыбызны көтүлеккә кудык. Бары да гадәттәгечә иде, бер дә ул-бу сизелмәде. Әмма көндез Соня берничә мәртәбә өйгә әйләнеп кайтты. Мин аның ник болай эшләгәнен аңламадым, кире болынга төшердем.
Кичен сарыкларыбызның барысы да өйгә кайтты, ә Соня юк. Без әни белән аны эзләргә киттек. Болында йөрибез, кычкырып-кычкырып чакырабыз. Менә берзаман Соня каршыбызга йөгереп чыкты да шундук кирегә чабып китте. Шулай берничә тапкыр кабатланды. Шунда гына без Соняның бәтиләре пәйда булганны аңладык, артыннан ияреп киттек. Соня нәниләренә шундый наз, ярату белән карый, алар тирәсендә йөгереп йөри. Әйтерсең лә безгә аларны күтәреп өйгә алып кайтырга куша. Без шулай иттек тә. Бәтиләрне күтәреп кайтабыз, ә әниләре безнең алдан йөгереп бара. Бертуктаусыз тавыш биреп, бәтиләре белән үз телләрендә сөйләшеп тә кайта әле. Моны күреп, ишетеп тору үзе бер тамаша. Менә бит, нинди акыллы хайван ул сарык.
Шуңа күрә 2015 ел да тыныч, мәрхәмәтле булыр дип уйлыйм. Туасы яңа елда һәркемнең үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен җаваплылык хисе тоюын, шәфкатьле булуын телим. Ватаныбыз турында кайгыртыйк, җәнлек-хайваннарны яратыйк, мәрхәмәтле булыйк. Үзебезнең кеше булуыбызны онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев