Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Гөлсинә МИНГӘРӘЕВА)

Кәбестә һәм конфет ярата Кәҗә белән сарыкны тыныч, басынкы холыклы дисәләр дә, бу хайваннарның беренчесе үтә дә әрсез, зыян итәргә яратучы мал. Менә шушы малкай белән булган кызыклы хәлләрне сөйләп үтәсем килә. Кәҗә кәбестәле, алмалы бакчаларны бик үз итә, ярата, күрше-күләнне әрләштерү буенча да "рекордсмен". Җир өстен яшеллек каплый башлау...

Кәбестә һәм конфет ярата

Кәҗә белән сарыкны тыныч, басынкы холыклы дисәләр дә, бу хайваннарның беренчесе үтә дә әрсез, зыян итәргә яратучы мал. Менә шушы малкай белән булган кызыклы хәлләрне сөйләп үтәсем килә.
Кәҗә кәбестәле, алмалы бакчаларны бик үз итә, ярата, күрше-күләнне әрләштерү буенча да "рекордсмен". Җир өстен яшеллек каплый башлау белән урамда ирекле кәҗә көтүләре пәйда була. Хәерсез шул кәҗәләр җәй буе тынгы бирмиләр, коймага атланып алмагач ботакларын кимерәләр, алмасы өлгергәч, рәхәтләнеп алма ашыйлар. Бер әрсезе шулай нәфесен тыя алмыйча аягы белән коймага асылынып калган иде. Ярый, күреп өлгердем, аздан гына үлмәде. Көч-хәл белән төшергәч, бераз ятып торды да, өенә титаклады. Менә шундый әрсез мал ул кәҗә.
Авылда Зәлифә апам кәҗәләр асрый. Бер кәҗәсе шактый яшьтә инде, бүтәннәреннән "тәртибе" белән дә аерылып тора. Ул үзе бик тыңлаучан, карусыз, сөтне дә күп бирә, дип мактый Зәлифә апа. Әмма зыян итәргә дә күп сорамый. Берсендә шулай кунакка баргач, йортка чыктым. Йортта хәтфә кебек ямь-яшел чирәм, шунда апаның бу кәҗәсе чемченеп йөри. Янәшәдә генә яшелчә бакчасы. Карыйм, бу кәҗә арткы аякларына баскан, борыны белән капка бакасын борып маташа бит. Мин моны тын да алмый күзәтәм. Тәки ачты кәбестәле бакчаны. Кәҗә кәбестә янында тик тора диме инде, китте рәттән. Юньсез, ник берсен генә ашамаска, һәрберсен татып карарга кирәк. Көч-хәл белән куып чыгардым.
Зәлифә апаның бу кәҗәсе эт белән дә бик дус. Хуҗасына ияреп кибеткә йөрергә дә ярата сөтлебикә. Аңа ияреп кайвакыт кибет эченә үк керә икән. Чөнки аңа Зәлифә апа конфет бирә, шуңа алданып хуҗасына тагылып кибеткә йөри дә ул. Әгәр дә бирмәсәң, борыны белән кулга төртә, күзләрен мөлдерәтеп, нәүмизләнеп көтеп тора икән конфет биргәнне. Менә шундый үзенчәлекле кәҗә асрый апам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев