Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

«Тутырылган кабак»

Кабак татар халкынын ин моhим ризыгы булып санала. Кабак ул бакча патшасы. Кабактан башка яшелчэ бакчасын куз алдына китереп булмас. Бугенге кондэ кабакнын бик куп торлэре бар. Алар бер-берсе белэн серкэлэнеп янадан-яна сортлар барлыкка китереп торалар. Мин сезгэ буген тутырылган кабак рецептын тэгъдим итэм. Духовкага сыерлык, уртача зурлыктагы кабакны алып,...

Кабак татар халкынын ин моhим ризыгы булып санала. Кабак ул бакча патшасы. Кабактан башка яшелчэ бакчасын куз алдына китереп булмас. Бугенге кондэ кабакнын бик куп торлэре бар. Алар бер-берсе белэн серкэлэнеп янадан-яна сортлар барлыкка китереп торалар.

Мин сезгэ буген тутырылган кабак рецептын тэгъдим итэм. Духовкага сыерлык, уртача зурлыктагы кабакны алып, сабаклы ягын остен бераз капкач сыман кисеп алабыз, эчен чистартабыз. Хэзер эчлек эзерлибез: ике ыстакан догене юып, бер ыстакан йозем салабыз, бераз ит (узегез телэгэнне) турап салабыз, берничэ данэ кара жимеш, бер телем лимон, бер баш суган, тоз hэм башка тэмлеткечлэр салып болгатабыз, шул эчлекне кабакка тутырабыз. Бераз ак май кисеп салабыз, эчлек остеннэн 3-4 сантиметр оскэ чыгып торырлык итеп су салабыз. Кабакнын капкачын ябып кызган духовкага тыгабыз. 1,5-2 сэгать эчендэ пешэ. Эчлекне узегез телэгэнчэ: бэрэнге hэм башка яшелчэ, жилэк-жимеш белэн тутырсан да була.

Ашларыгыз тэмле, остэлегез ямьле, бэйрэмегез кунелле булсын!

Закировой Нафисы Рифкатовны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев