Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Алтын туй хыялда гына калды

Һәркемнең үз язмышы, онытылмас яшьлек хатирәләре, шатлык-куанычлары, йөрәк әрнүләре… Без ирем Рауф белән икебез дә Иске Әнҗерәдә туып-үстек. Туган авылыбызны яратып, аңа тугрылыклы, рәхмәтле булып, гомер буе шунда яшәдек. Рауф белән авыл клубында таныштык. Бер ел дуслашып йөрдек тә, никахлашып, уртак тормышыбызны башлап җибәрдек. Рауфым ферма мөдире булып эшли иде,...

Һәркемнең үз язмышы, онытылмас яшьлек хатирәләре, шатлык-куанычлары, йөрәк әрнүләре… Без ирем Рауф белән икебез дә Иске Әнҗерәдә туып-үстек. Туган авылыбызны яратып, аңа тугрылыклы, рәхмәтле булып, гомер буе шунда яшәдек.

Рауф белән авыл клубында таныштык. Бер ел дуслашып йөрдек тә, никахлашып, уртак тормышыбызны башлап җибәрдек. Рауфым ферма мөдире булып эшли иде, соңрак совхозның авыл бүлекчәсендә идарәче (управляющий) булды. Бер ел яшәгәч, мәхәббәт җимешебез - Гөлфиябез дөньяга килде. Аңа ике тулгач, кызыбыз туганлы булсын дип, Гөлсинәбезне алып кайттык. Рауф кызларыбызны бик яратты. Әмма ир-ат барыбер малай кирәксенә бит инде. Гаилә бәхетебезне түгәрәкләп, улыбыз Рәис дөньяга килде.

Балаларыбыз тәртипле, эш сөючән булып үстеләр, аллага шөкер. Олы кызыбыз Гөлфия Лаеш бухгалтерия техникумын тәмамлады, белгечлеге буенча эшли. Гөлсинәбез Казан институтының математика-информатика факультетында белем алып, авылыбыз мәктәбендә укыта. Инде икесенең дә үз тормышлары.

Рәисебез армиягә чакырылып, Әфганстан чигендә "морской пограничник" булып хезмәт итте. Берничә мәртәбә госпитальдә дәваланырга туры килсә дә, ике ел хәрби хезмәтен мактаулы булып тәмамлады. Армиядән кайткач Казанда водолаз булып эшләде. Үскәндә "әни, ул яшәргә теләгән бит", дип чебенне дә үтерергә кызганган балам Әфганстанда алган, водолаз булып эшләгәндә дучар булган чирләреннән арына алмыйча, 41 яшендә мәңгегә күзләрен йомды. Мондый әрнүне, бала югалту хәсрәтен беркемгә дә күрергә язмасын.

Балаларыбыз каенана әнием Сәйриҗамал "мәктәбендә" тәрбияләнеп үстеләр. Әниебез үзе Рауфны һәм ике кызын ялгыз үстергән мәрхәмәтле ана иде. Аның урыны гел түрдә булды. Әнинең планыннан, сүзеннән чыкмыйча, аны бик хөрмәт итеп яшәдек. Матур, тату гомер иттек.

Мин Әнҗерәнең хөрмәтле кызы. Башта балалар бакчасында аш-су пешерүче идем. Соңрак бакча мөдире булып эшләдем. Авылыма 42 ел хезмәт итеп, лаеклы ялга чыктым. Балаларым, оныкларым хөрмәтендә яшим.

Ни кызганыч, 32 ел парлы, бәхетле гомер кичергәч, сыңар канатлы булып калдым. Каты авыру Рауфымны арабыздан алып китте. Гаилә җанлы, көчле ихтыярлы, киң күңелле әтиебезгә әле 55 кенә яшь иде. Тигезлектә яшәп, алтын туйлар үткәрү теләкләре хыялда гына калды. Ул киткәч каенанам белән сигез ел яшәдек. Барысы 40 ел каенана рәхәте күрдем.

Һәр гаиләнең үз тәртип-кагыйдәләре бар. Без үзебезнең әти-әниләр истәлегенә, гаиләбез тарихына тап төшермәдек. Балаларыбыз да горурланып сөйләрлек яшәсеннәр иде.

Әлфия Газизова,

Иске Әнҗерә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев