Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2014 елда 94 гаилә өйле яки фатирлы булып куйды

Әле генә тәмамаланган 2014 ел күп кенә әлкилеләр өчен бик сөенечле булды, чөнки алар яңа елны яңа өйләрдә яисә торак шартларын яхшыртып каршыладылар. Моңа Татарстан республикасында әйбәт кенә эшләп киткән авыл җирендә яшәүче граҗданнарны, шул исәптән яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы ярдәмендә ирештеләр алар. Шулай...

Әле генә тәмамаланган 2014 ел күп кенә әлкилеләр өчен бик сөенечле булды, чөнки алар яңа елны яңа өйләрдә яисә торак шартларын яхшыртып каршыладылар. Моңа Татарстан республикасында әйбәт кенә эшләп киткән авыл җирендә яшәүче граҗданнарны, шул исәптән яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы ярдәмендә ирештеләр алар. Шулай итеп, 2014 елда 94 гаилә өйле яки фатирлы булып куйды. Аларга 79 миллион сумнан күбрәк субсидия бүлеп бирде дәүләт.


Каракүл авылында яшәүче Галина Казакова - күп балалы әни. Алар да иркен, матур дә яшиләр хәзер. Шулай ук 5 ятимнең дә торак проблемасы хәл ителде. Әйтик, Фасахов Илнур яңа ел бәйрәме алдыннан гына фатирлы булды. Ятимнәргә фатирлар үз теләкләрен исәпкә алып, Яр Чаллы шәһәреннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев