Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

25 гыйнварда Әлки районында 2015 елга үзара салым турында референдум үтәчәк

rss.sysop.lutsk.ua Инде хәбәр ителгәнчә, бу айның соңгы якшәмбесендә, ягъни 25 гыйнварда районда 2015 елга үзара салым турында референдум үтәчәк. Референдумда авыл җирлекләрендәге иң мөһим мәсьәләләрне хәл итү буенча халык фикере ачыкланачак. Референдум бюллетененә авыл урамнарын яктырту һәм халыкны су белән тәэмин итү турындагы сораулар куела. Ә Базарлы Матакта бу ике...

rss.sysop.lutsk.ua

Инде хәбәр ителгәнчә, бу айның соңгы якшәмбесендә, ягъни 25 гыйнварда районда 2015 елга үзара салым турында референдум үтәчәк.

Референдумда авыл җирлекләрендәге иң мөһим мәсьәләләрне хәл итү буенча халык фикере ачыкланачак. Референдум бюллетененә авыл урамнарын яктырту һәм халыкны су белән тәэмин итү турындагы сораулар куела. Ә Базарлы Матакта бу ике сорауга парклар төзелеше мәсьәләсе өстәлә. Референдумда күпчелек халык әлеге мәсьәләләрне уңай хәл итәргә дип тавыш бирсә, авылларда һәр кешедән ай саен 50 сум, ә район үзәгендә яшәүчеләрдән 45 әр сум үзара салым җыелырга тиеш була.

Үзара салым 18 яше тулган гражданнардан алына. Салым түләүдән беренче төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, аларның тол хатыннары, биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, көндезге бүлекләрдә белем алучы студентлар азат ителә.

Үзара салым буенча референдум үткәрүнең мөһимлегенә район халкы инде үз мисалында инанды. Алдагы елларда үткән референдумнар нәтиҗәсендә районның барлык авыллары урамнарына яктырткычлар куелды. Бу мәсьәләнең янә референдумга чыгарылуының төп сәбәбе - күп кенә авыл җирлекләре башкарма комитетларының урамнарны яктырту эшен башкарган өчен электриклар алдында бурычлары бар.

Ә икенче мәсьәлә - авылларны су белән тәэмин итү проблемасы - әле шактый еллар актуальлеген җуймас. Чөнки күп кенә авылларда су 30-40 ел элек ясалган үткәргечләр аша килә. Андый үткәргечләр еш тишелә, аларны ремонтлау эшләре башкарылганчы халык сусыз калырга мәҗбүр була.

Хәзер һәр авылда су белән тоткарлыксыз тәэмин итүне хәл кылу җае чыкты. Республика әлеге җирле әһәмияткә ия мәсьәләне хәл итү буенча халык үзара салым түләгән очракта шул средстволарның бер сумына дүрт сум өстәп бирүне гамәлгә кертте. Авыл халкы 100 мең сум җыйса, хөкүмәт шуңа 400 мең сум өстәп бирә дигән сүз.

Районда референдумга әзерлек тулы куәткә бара. Сайлау комиссиясе өчен укулар, өйрәнүләр оештырыла. Бу көннәрдә халыкка референдумга чакыру кәгазьләре таратылачак. Тавыш бирү һәр авылда сайлау участокларында үтә. Референдум буенча халыкта сораулар туса, авыл җирлекләре җитәкчеләре аларга алдан ук ачыклык кертү чарасын күрергә тиеш.

Исемлеккә кертелгән халыкның яртысыннан артыгы катнашканда референдум үткән дип санала. Нәтиҗәләр күпчелек тавышка карап билгеләнә. Референдум нәтиҗәсенә, ничек тавыш бирүенә карамастан, бөтен халык та буйсынырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев