Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алда юллар. Кайсын сайларга?

Уку елының әле кызган чоры, яртысы да тәмамланмаган. Әмма өлкән сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре мәктәптән соң булачак тормыш турында җитди уйланалар инде: тугыз я унбер сыйныфны тәмамлагач, нинди һөнәр сайларга да, алга таба уку өчен кайсы вуз ишеген кагарга. Бу турыда алар гына түгел, икенче як - югары уку йортлары...

Уку елының әле кызган чоры, яртысы да тәмамланмаган. Әмма өлкән сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре мәктәптән соң булачак тормыш турында җитди уйланалар инде: тугыз я унбер сыйныфны тәмамлагач, нинди һөнәр сайларга да, алга таба уку өчен кайсы вуз ишеген кагарга.

Бу турыда алар гына түгел, икенче як - югары уку йортлары да хәзердән үк кайгырта икән бит. Казан дәүләт аграр университеты, ветеринария академиясе, КФУның психология һәм мәгариф институты мөгаллимнәренең районга килеп укучылар белән очрашулар үткәрүе әнә шул турыда сөйли. Шулай ук район җитәкчелеген дә борчый бу мәсьәлә, чөнки әлеге очрашулар безнекеләр инициативасы белән уздырылды.

Очрашулар балалар иҗаты йортында, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе һәм Юхмачы мәктәпләрендә үтте. Билгеле, төп максат мәктәпне тәмамлап килүче егет-кызларны үз районыбыз өчен кирәкле һөнәрләр сайлап, урта махсус я югары белемле белгечләр сыйфатында туган якларына кайтып эшләргә өндәү булды. Беренче булып сүз алган "Татмелиорация" компаниясе генераль директоры урынбасары Альберт Зарипов та сүзен шуннан башлады. Башта ул Татарстанның авыл хуҗалыгы тармаклары үсеше турында кыска гына фильм карап үтәргә тәкъдим итте. Терлекчелек һәм үсемлекчелек кенә түгел, кошчылык, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү тармаклары, хәтта балыкчылык һәм куяннар үрчетү тармаклары турында оптимистик мәгълүматларга бай әлеге фильм күңелдә горурлык хисе белән беррәттән үзеңне шушы өлкәгә багышлау теләге туарлык итеп төшерелгән.

Күрелгәннәргә өстәп, Альберт Зарипов авыл хуҗалыгын үстерүне Татарстан тормышының фәлсәфәсе дип өстәде.

-Республикада моның максатчан программасы эшләп килә. Соңгы берничә елда авыл хуҗалыгына 140 миллиард сум акча инвестицияләнде. Шул исәптән тармакларны белемле кадрлар белән тәэмин итүгә дә зур игътибар бирелә: бу юнәлештә яшьләргә ярдәм итү өчен төрле программалар эшли, өстәмә түләүләр каралган. Предприятиеләр хәзер үзләреннән стипендия түләп, кирәкле белгечләр укытып чыгаралар. Россиянең киләчәге авыл хуҗалыгы белән бәйле. Һәм ул киләчәк сезнең кулларда,-диде ул, егет-кызларга мөрәҗәгать итеп.

Ветеринария академиясенең ветеринария медицинасы факультеты вәкиле, биология фәннәре кандидаты Галим Идрисов, Аграр университетның техносфера куркынычсызлыгы кафедрасы мөдире, техник фәннәр кандидаты доцент Илнар Гаязиев үз уку йортларын мактап, укырга килергә чакырдылар, кабул итү шартлары турында сөйләделәр.

Казан федераль университетының психология һәм мәгариф институтыннан доцент Лера Камалова, аның коллегасы Ирина Хаирова киләчәктә укытучы, тәрбияче булырга ниятләүчеләргә кызыклы мәгълүмат җиткерделәр. Биредә яңа юнәлеш эшли башлаган - башлангыч сыйныфлар һәм инглиз теле укытучысы әзерлиләр.

-Мондый белгечләргә ихтыяҗ гаять зур, һәм мәктәпләрдә генә түгел. Бу һөнәр ияләрен шәхси мәктәпләр, әзерлек үзәкләре, балалар ялын оештыручы учреждениеләр дә бик теләп эшкә ала,-диде Ирина Хаирова.

Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалы җитәкчесе Илнур Шәйдуллин чыгышы да кызыклы булгандыр. Ул ничек итеп БДИ тапшырмый гына югары белем алу юлын күрсәтте.

-Башта безнең училищеда, көллияттә укып, махсус урта һөнәри белем аласыз да, аграр университетының үзегез теләгән факультетына өченче курска укырга керәсез,-диде училище директоры.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Роберт Гадиев район өчен нинди белгечләр кирәклеге, яшьләргә эшләп китүдә, торак мәсьәләсен хәл итүдә дәүләт һәм район ничек ярдәм итәчәге турында сөйләделәр.

-Кая укырга китәргә икән, дип уйлаганда шунысын да истә тотыгыз: үзебезгә кирәкле белгечләрне юллама белән җибәреп тә әзерли алабыз бит. Андый теләгегез булса, хәзердән ук безгә мөрәҗәгать итегез,-диделәр алар.

Кунакларның сөйләгәннәрен, биргән киңәшләрен игътибар белән тыңласалар да, укучылар арасыннан сорау бирүчеләр әллә ни булмады очрашуда. Мөгаен, әле алда вакыт күп, дип уйлыйдыр яшьләр. Шулай да алар республиканың дәрәҗәле уку йортлары вәкилләре сүзләренә колак салырлар дип өметләнәсе килә. Чөнки туган якларының киләчәге алар кулында бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев