Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалын тәмамлаучылар дипломлы булдылар. ФОТО, ВИДЕО

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында кичә бәйрәм булды - укуларын тәмамлап, пешекче-кондитер һәм тракторчы һөнәрләрен үзләштергән егет-кызларга дипломнар тапшырдылар.

Филиалның 301 һәм 303 нче төркемнәрендә 11 пешекче һәм 27 тракторчы хәзерләнгән.

Яшь белгечләрне гомерләренең истәлекле бу вакыйгасы белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова, Алексеевск агрокөллияте директоры Александр Солдатов, район авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Рафик Галләмов, филиал җитәкчесе Замир Зарипов, "Кызыл Шәрык-Агро"ның Үзәк Әлки идарәсе баш инженеры Исмәгыйль Габделбәров, укытучылар, остазлары тәбрикләде. Яшьләр үзләре дә җавапсыз калмадылар, белем һәм һөнәр биргән педагогларга рәхмәт әйтеп бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалын тәмамлаучылар дипломлы булдылар. ФОТО, ВИДЕО

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев