Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында “Каенкай” балалар приюты попечительләр советы “Бергәләп булдырабыз” проектын гамәлгә ашыру хакында сөйләште

Бала гаиләдә, әти-әни җылысына һәм назына тиенеп үсәргә тиеш тә соң.

Әмма төрле сәбәпләр аркасында, күбесенчә бериш әти-әниләрнең үз бурычларын тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә гаиләсеннән читтә, социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүче сабыйлар да бар шул. Яңа Салмандагы "Каенкай" приютында бүген 25 бала тәрбия ала. Аларны тормышка әзерлекле итеп үстерү максатында елга якын инде приютта "Бергәләп булдырабыз" проекты эшләп килә. Попечительләр советының чираттагы утырышында әлеге программаны гамәлгә ашыруның барышы хакында сүз барды, бурычлар билгеләнде.

Приютка килеп керүебез булды, кечерәк балалар йөгерешеп килеп, сырпалана, сөйләшә дә башладылар. Биредә алар һәрдаим караулы, өсләре бөтен, ашаулары тәмле булса да, бала аерым игътибарга, иркәләү-назга мохтаҗ шул. Өйдә бит ул әти-әнисе тирәсендә уралып йөреп, барын да күңеленә сеңдерә, нәрсә ярый, нәрсә ярамыйны төшенә, бер сүз белән әйткәндә, тормыш сабагы ала. Попечительләр советы рәисе Мария Платонова сүзне әнә шуннан башлады да.

-Бездә бит әтиләр советы бар. Ә биредәге балалар әти тәрбиясенә, әти үрнәгенә һәм киңәшенә бик мохтаҗ. Әйдәгез, шушы игелекле эшкә алыныгыз әле,-диде ул әлеге совет җитәкчесе, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Айрат Вәлиевкә мөрәҗәгать итеп.

Чыннан да, районыбызның иң булдыклы әтиләреннән төзелгән бу совет приютта тәрбияләнүче балалар белән аралашырга вакыт тапса, әйтик, аларны чүкеч тотарга, кадак кагарга, табигатьтә учак тергезергә, башка шундый ир-ат эшләренә өйрәтсә, ничек әйбәт булыр иде. Аларга балаларны табигатькә алып чыгарга, бергәләп палатка корырга, кармак салырга да киңәш бирделәр. Айрат Вәлиев бу тәкъдимнәрне хуплап кабул итте.

"Бергәләп булдырабыз" проекты буенча яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә байтак бурычлар йөкләнә. Язын приютта балаларны өстәл теннисына өйрәткәннәр, яңа уку елында малайлар-кызлар "Алинә" спорт залына төрле секцияләргә йөриячәк. Аларны төрле зур ярышларны тамаша кылырга да чакырырга исәплиләр. Спорт бүлеге приют ишегалдында футбол һәм волейбол мәйданчыклары ясарга да тиеш әле.

Балалар иҗат йорты һәм мәдәният бүлегенең дә приют белән тыгыз элемтәдә эшләве күздә тотыла. Малайлар-кызлар иҗат йортында рәсем ясау, бию, компьютерга өйрәнү, агач белән эшләү түгәрәкләрендә шөгыльләнәләр. Утырыш узган көнне рәсем ясау һәм сәйлән белән чигү остазлары балаларны өйрәтергә үзләре приютка килгәннәр иде. Район мәдәният йортында эшләүче түгәрәкләргә дә балаларны йөртергә планлаштырып торалар. Бигрәк тә хореография түгәрәгендә шөгыльләнергә теләүчеләр күп.

Попечительләр советы утырышында район һәм авыл советларының хатын-кыз депутатларыннан торган "Мәрхәмәт" төркеме җитәкчесе Ирина Мамбетова да катнашты. Алар да приютка сукмакны өзмәсләр әле. Гүзәл зат депутатларыбызның һәркайсы биредәге берәр бала белән генә булса да дуслык элемтәсе урнаштырса, аңа игътибарыннан, күңел җылысыннан өлеш чыгарса, ике як өчен дә файда гына булыр, билгеле.

"Бергәләп булдырабыз" проектын тормышка ашыру буенча башкарасылар бихисап әле. Монда әлеге проектка җәлеп ителгән һәркемнең балаларга ихластан ярдәм итү теләге белән эшләве зарур. Ни генә булмасын, тормышта шундый катлаулы хәлгә юлыккан сабыйлар турында кайгыртуны намус эшебез дип санарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев