Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы: бүген православныйлар Алма бәйрәмен билгеләп үтәләр

Христианнарда августтагы икенче Спас - Алма бәйрәме 19 августка туры килә. Халык календаре буенча Алма бәйрәмендә җәй белән хушлашып, көзгә әзерләнә башлыйлар. Гадәттә августның бу көннәрендә бакчаларда алма уңышын җыю башлана. Бәйрәмнең исеме шуннан килеп чыккан да. Тагын шундый ышану да бар: янәсе, нәкъ шушы мәлдә суыта башлый, һәм бу...

Христианнарда августтагы икенче Спас - Алма бәйрәме 19 августка туры килә.

Халык календаре буенча Алма бәйрәмендә җәй белән хушлашып, көзгә әзерләнә башлыйлар. Гадәттә августның бу көннәрендә бакчаларда алма уңышын җыю башлана. Бәйрәмнең исеме шуннан килеп чыккан да. Тагын шундый ышану да бар: янәсе, нәкъ шушы мәлдә суыта башлый, һәм бу көз килүе хәбәре. Билгеле, ел елга туры килми. Быел әнә август ахырынача бик җылы көннәр вәгъдә итәләр.

Православныйлар бу көнне чиркәүгә кәрзиннәр белән алма, виноград, җиләкләр алып баралар. Әлеге җимешләрне изгеләндереп, алардан бәлешләр пешерәләр, кайнатма ясыйлар.

Элек-электән бу бәйрәмгә күп халык сынамышларын бәйләп караганнар. Алма бәйрәмендә коры булса, көз буе коры булачак, дип исәпләнгән. Күпләр бу көндәге һава торышы буенча кышның нинди буласын да белеп була дип ышаналар. Яңгыр була икән - карлы кыш көт, ә кояшлы көн аяз һәм салкын гыйнвар вәгъдә итә, янәсе.

Бу көнне җирне изгеләндерәләр, аны көзге чәчүгә әзерлиләр. Шул рәвешле, Алма бәйрәмендә үзенә күрә киләсе ел уңышына нигез салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев