Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Апак авыл җирлеге, республика смотр-конкурсында грант отып, “Беларус” тракторына ия булды

Апак авыл җирлеге, республика смотр-конкурсында җиңеп, "Беларус" тракторына ия булды.

Авыл җирлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурста катнашып, апаклылар 1 миллион сум грант откан иде. Бу акчага алар күптәннән хыялланган техника - трактор алырга булалар. Алган-алган, куәтле дә, ягулыкны да артык күп "ашамый" торганы булсын дип, "Беларус"ка тукталалар. Әмма аның бәясе 1 миллион 300 мең сумнан да артып китә шул. Апакның игелекле, юмарт якташлары бихисап. Бу юлы да Казанда яшәүче авылдашлары - "Татмелиорация" траст компаниясе" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Мансур Нотфуллин ярдәм кулы суза. Җитмәгән сумманы түләп, ул якташларын тракторлы итүгә зур өлешен кертә. Шулай итеп, күптән көтелгән яңа "Беларус" узган атнада Апакка кайтып җитте. Җирлектә яшәүчеләр өчен бу зур шатлык булды.

-Безнең җирлеккә керә торган Апак, Каракүл, Иске Тумба авылларының аралары да шактый ерак - 12 чакрымга җитә. Һәр торак пунктта урам юлларын тигезлисе, кышын карын чистартасы, зират тирәләрен, юл буйларын җыештырып, чүп-чарын түгәсе - бу эшләрнең барысына да трактор бик кирәк иде,-дип сөйли Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова. -Тракторны алып кайтуга, авылларның һәркайсында булып, урамнарны кардан чистарттык. Үз техникаң булгач бөтенләй башка инде - кемгәдер барып сорыйсы-ялынасы түгел. Эшне дә кирәгенчә, җиренә җиткереп башкарасың.

Җирлекнең "Беларус"лы булуына авыл кешеләре дә бик канәгать.

-Кирәк, бик кирәк иде безгә мондый трактор,-ди Апак авылы имам-хатыйбы Касыйм ага Мурсалимов. -Менә әле яңа техника белән һәр урамны, кибет, почта тирәләрен һәйбәтләп кардан чистартып чыктылар. Шулай төзек эшләп торсын, озын гомерле булсын яңа машина. Авыл җирендә аңа эш җитәрлек. Язга чыккач бәрәңге бакчаларын сукаларга да булышмасмы.

Иске Тумба авылы фельдшеры Алена Родионова да авылдашларының яңа техникага сөенүләрен әйтә:

-Кышларын урамыбызны кар басып интектерә иде. Беркөнне яңа "Беларус" килеп, урамнарны ялт иттерде. Ялгыз әбиләрнең капка төпләрен дә чистартты. Авыл уртасында Яңа ел чыршысы куярга да урын ясады. Тормыш булгач, авыру-сырхавы да булмый тормый. Чирләгән кеше янына тизрәк барып җитәргә, кайчагында хастаханәгә илтергә дә кирәк була. Шуңа мин бигрәк тә шатландым бульдозерлы трактор кайтуга. Хәзер безгә бернинди кар-буран да куркыныч түгел,-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев