Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Апрель ае башыннан бирле ГАИ инспекторлары 257 кагыйдә бозу очрагын теркәгән

ЮХИДИнең район бүлеге инспекторлары белән чираттагы рейдка чыктык. Бу юлы Базарлы Матак мәктәбе янында тукталыш ясарга булдык. Балаларын бакчага илтүчеләр дә шушыннан уза. Вакыт иртәнге сигезләргә якынлаша. Инспекторлар белән ярты сәгать чамасы басып торганбыздыр, ике дистәгә якын машина туктатылды. Арада бары бер ир-атның гына бәләкәчен балалар бакчасына махсус утыргычсыз алып...

ЮХИДИнең район бүлеге инспекторлары белән чираттагы рейдка чыктык. Бу юлы Базарлы Матак мәктәбе янында тукталыш ясарга булдык. Балаларын бакчага илтүчеләр дә шушыннан уза.
Вакыт иртәнге сигезләргә якынлаша. Инспекторлар белән ярты сәгать чамасы басып торганбыздыр, ике дистәгә якын машина туктатылды. Арада бары бер ир-атның гына бәләкәчен балалар бакчасына махсус утыргычсыз алып баруы ачыкланды.
-Ник соң, болай эшләргә ярамаганын белә торып, балагызны юлга утыргычсыз алып чыктыгыз?-дим.
-Безнең ике машина, утыргыч башкасында калган шул,-дип җавап кайтарды әти кеше.
Кагыйдәләрне санга сукмаган иргә карата административ беркетмә төзелде, 3 мең сум штраф салынды.
ЮХИДИ хезмәткәрләре Рәмзил Вәлиуллин һәм Рамил Фәхриев әйтүенчә, аңлату эшләре нәтиҗәсеме, әллә штрафларның артуы тәэсир иткәндерме, соңгы вакытта балаларын махсус креслога утыртмыйча йөртүчеләр күпкә кимегән.

Апрель аенда салмыш килеш руль артына утырган бер йөртүче тоткарланган. Узган елның апрелендә андыйлар җиде булган.
ГАИ хезмәткәрләре белән юлыбызны дәвам итәбез. Карга авылын узып, Казан юлы өстендә туктадык. Инспекторларның махсус приборы каршыга килүче машиналарның тизлекне арттыру-арттырмавын күрсәтә. Әнә бер автомобиль сәгатенә 140 чакрым тизлек белән "оча".
-Кая шулай ашкына икән бу?-дип Рәмзил Вәлиуллин әлеге машинаны туктатырга ашыкты.
Руль артына утырган 20 яшьлек егет:
-Музыка тыңлап онытылып кителгән шул,-дип акланырга маташа. Онытылып киткән яңа танышыбызга 500 сум штраф салынды. Ә бит олы юлда машинаның тизлеге 90 километрдан артырга тиеш түгел.
Бу иртәдә без тап булган "лихач"ларның беренчесе шул иде. Базарлы Матакта зур тизлек белән йөрергә яратучыларны Крайнов, Кояшлы, Кыр урамнарында да очраттык. Кыскасы, андыйларның саны дистәдән артып китте. Араларында берсе 40 урынына 80 километр тизлек белән килә иде хәтта. Канында адреналин кайнаган бу бәндә 1500 сум штрафка тартылды.
-Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәза кырысланды, әмма шоферларыбыз үзгәрми,-ди инспекторлар.
Апрель ае башыннан бирле инде 257 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.
Хәвефсезлек каешын эләктермәү, тизлек режимын сакламау, штрафларны вакытында түләмәү кебек бозулар аеруча еш очрый.
Район үзәгенең Тукай урамында инспекторлар «ВАЗ-2109» маркалы машинаны туктатты. Йөртүченең документларын тикшерә башлагач, аның ел ярым элек үк "права"сыннан колак каккан булуы ачыкланды. Яңадан "права"лы булырга бер ай гына вакыт калса да, түзмәгән абзый.
-Сиздерми генә ком алып кайтырмын дигән идем, булмады,-дип уфтанды ул. Машинасы түләүле стоянкага юнәлтелде. Хәзер аның эше җәмәгать судында каралачак.
Бу рейд вакытында шулай ук административ штрафны тиешле срокта (60 көн эчендә) түләмәгән ике йөртүче, саксызлык каешын эләктермичә машинага утырган бер йөртүче тоткарланды. Ә менә руль артына салмыш хәлдә утыручылар, шөкер, очрамады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев