Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылны сәламәтләндерүгә хезмәт итсен

17 май Иске Чаллы авылы халкы өчен бик истәлекле булды. Бу көнне авылда тантаналы төстә модульле ФАП ачылды. Әлеге сөенечле вакыйгада республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов катнашты. Ә яңа ФАП бинасы ишегенә сузылган кызыл тасманы кисүчеләр арасында 40 ел шушы авылда фельдшер булып эшләп халыкның олы ихтирамын яулаган...

Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу тантанасына бик күп халык - авылның яше-карты җыелган иде. Аларга мөрәҗәгать итеп министр урынбасары Ринат Җәләлетдинов болай диде:
-Сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү буенча республикабызда ике ел инде зур программа эшләп килә. Былтыр Татарстан күләмендә 75 модульле ФАП ачкан булсак, быел 78 шундый заманча җиһазландырылган бинаны сафка бастырырга планлаштырабыз. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе бу юнәлештә эшләрнең барышы белән танышып тора. Хөрмәтле чаллылылар, бу яңа ФАП сезгә гел ышанычлы хезмәт итсен, бу бинага күбрәк профилактика максатларында килергә насыйп булсын.
Ринат Сәгыйтович авыл халкына сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү буенча район сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләре алдына да зур бурычлар куелуын ассызыклап әйтте. Ул дәүләтебезнең сәламәтлек саклау проблемаларына зур игътибар бирүен, районда дәвалау биналарының әле тагын да төзеләчәген искәртте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, Иске Чаллы халкының шатлыгын уртаклашып, бу авылның киләчәге өметле булуын билгеләп үтте. Биредә менә дигән мәдәният йорты, асфальт юл, яңа мәктәп бар. Инде менә заманча җиһазландырылган медпункт сафка басты. Быел районыбызда әле тагын бер яңа ФАП ачылачак, ә җиде ФАПка капиталь ремонт ясалуы көтелә икән.
Яңа объектлар сафка басуда, гомумән, авылның социаль проблемалары хәл ителеп торуда, билгеле, җирлек башлыгының да өлеше зур. Иске Чаллы авыл җирлеге җитәкчесе Флера Вафина яңа ФАП ачылу тантанасында ясаган чыгышында республика һәм район җитәкчелегенә, бинаны сафка бастырган "Строитель и К" оешмасына, эшмәкәр Айрат Гатауллинга, "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятенә, бинаны төзүдә катнашкан авыл халкына рәхмәт әйтте.
Районның баш табибы Әнәс Яруллин, "Строитель и К" җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин да сүз алып, яңа ФАПның авыл халкының сәламәтлеген саклауга нәтиҗәле хезмәт итүен теләделәр.
Менә ишектәге кызыл тасма киселде. Барыбыз да бина эченә уздык. Фельдшер Энҗе Шәмсетдинова безне үзенең биләмәләре белән таныштырды. Бина газ белән ягыла, телефон элемтәсе бар. Янгынга каршы сигнализация дә урнаштырылган. Иркен процедура бүлмәсе, фельдшер кабинеты, акушер кабинеты белән берләштерелгән санитар, хуҗалык бүлмәләре, пациентлар өчен кабул итүне көтү бүлмәсе бар.
Энҗе ханым әйтүенчә, яңа ФАП ачылу аның үзе өчен дә, авыл халкы өчен дә искиткеч шатлыклы вакыйга. Иске пункт элекке балалар бакчасы бинасында урнашкан булган. Анда бердән салкын булса, уңайлыкларның булмавы да читенлекләр тудырган. Ә яңа бинада шартлар бөтенләй үзгә. Бүлмәләр уңайлы, барлык җиһазлар заманча. Бу яңалыклар һәм уңайлыклар авыл халкының саулыгын ныгытуда һичшиксез чагылыш тапсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев