Туган илебезнең, халкыбызның киләчәге хәл ителгән аяусыз көрәштә барлык совет халкы белән беррәттән язучылар, шагыйрьләр, башка иҗат һәм сәнгать әһелләре дә катнашкан. Алар үз әсәрләрендә солдатларның тиңдәшсез батырлыгына дан җырлаган, фашистларга каршы батырларча көрәшкә чакырган. Шагыйрьләрнең һәр сүзе туган илне эчкерсез ярату белән сугарылган шигъри юлларын әле дә дулкынланып укыйбыз,...
Туган илебезнең, халкыбызның киләчәге хәл ителгән аяусыз көрәштә барлык совет халкы белән беррәттән язучылар, шагыйрьләр, башка иҗат һәм сәнгать әһелләре дә катнашкан. Алар үз әсәрләрендә солдатларның тиңдәшсез батырлыгына дан җырлаган, фашистларга каршы батырларча көрәшкә чакырган. Шагыйрьләрнең һәр сүзе туган илне эчкерсез ярату белән сугарылган шигъри юлларын әле дә дулкынланып укыйбыз, тәэсирләнәбез.
Узган атнада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият елына багышлап "Батырлык, егетлек, дан турында" дип исемләнгән кичә уздырдылар. Мәгариф бүлеге, үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырган бәйгедә 45 ләп нәфис сүз остасы катнашты һәм үзара көч сынашты. Бәйгедә Муса Җәлил, Нәби Дәүли, Фатих Кәрим, Нур Баян, Сибгат Хәким кебек фронтовик шагыйрьләрнең, шулай ук башка авторларның да әсәрләре яңгырады.
Чыгышларга бәя биргәндә жюри конкурста катнашучыларны яшьләре ягыннан берничә төркемгә бүлде. Сәхнәдә үзләрен иркен тотып, сөйләгән шигырьләренә эчке мәгънә бирә, тамашачының игътибарын яулый алган Айгөл Хәйруллина (Әхмәт авылы), Александр Белов (Борискино), Миләүшә Хәйдәрова, Ирина Сабирова (Базарлы Матак) җиңүче дип табылдылар. Хузангайдан Савелий Гордеев, Бибай Чаллысыннан Рузилә Гыйниятуллина, Шәпкәдән Мария Худякова, Түбән Әлкидән Гөлгенә Мисалова бәйгедә икенче урынна алдылар.
Аларның чыгышларын тамашачылар шулай ук яратып тыңладылар. Өченче урынга чыккан Анастасия Уткина (Чуаш Кичүе), Айгөл Гыймадиева (Юхмачы), Надежда Турова (Демидовка), Галина Москвина (Юхмачы) да үзләренең шигырьне аңлый, аның рухын тамашачыга җиткерә белүләрен күрсәттеләр. Бәйгедә җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова аларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде.
Нет комментариев