Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Базарлы Матак гимназиясе базасында Н.Дәүли исемендәге 2 нче республика фәнни-эзләнү конференциясе булып үтте

Базарлы Матак гимназиясе базасында Нәби Дәүли исемендәге 2 нче республика фәнни-эзләнү конференциясе булып үтте. Анда Зәй, Спас, Нурлат, Биектау, Алексеевск, Әлки районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 80 ләп укучы үз проектлары белән чыгыш ясады. Чараны гимназия директоры Фәридә Яруллина ачып җибәрде. Аның укыту мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәлия Идиатуллина конференциянең максаты, көн...

Базарлы Матак гимназиясе базасында Нәби Дәүли исемендәге 2 нче республика фәнни-эзләнү конференциясе булып үтте. Анда Зәй, Спас, Нурлат, Биектау, Алексеевск, Әлки районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 80 ләп укучы үз проектлары белән чыгыш ясады.
Чараны гимназия директоры Фәридә Яруллина ачып җибәрде. Аның укыту мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәлия Идиатуллина конференциянең максаты, көн тәртибе белән таныштырды.
Конференция эшчәнлегендә "Татар теле һәм әдәбияты", "Тарих, җәмгыять белеме, туган якны өйрәнү", "Инглиз теле", "Рус теле һәм әдәбияты", "Табигый фәннәр", "Математика, информатика һәм ИКТ", "Яшь эзләнүче" секцияләре эшләде.
Район укытучыларыннан һәм килгән педагоглардан торган мәртәбәле жюри укучыларның фәнни-тикшеренү эшләренә бәя биргәндә теманың актуальлегенә, хезмәтнең тиешле таләпләргә туры китереп башкарылуына, чыгыш ясаучының аудитория белән ничек эшләвенә - һәрберсенә игътибар итте. Укучыларның чыгышлары презентация, видеофильмнар белән үрелеп барды.
Татар Борнае мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илүсә Гәрәева, гимназиянең 5 сыйныф укучысы Айсылу Яруллина, 1 сыйныф укучысы Ралина Сабирова, 9 сыйныфтан Ратибор Степанов, Базарлы Матак мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Елена Игнатьева проектлары үз секцияләрендә беренче урынга лаек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев