Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Базарлы Матак ипиен авыз иттегезме?

Кибетләргә хәзер ипине каян гына китермиләр.

Казан, Чистай, Питрәч, Димитровград икмәкләре бар. Әмма Базарлы Матакта пешкәне юк иде. Инде менә район үзәгендә дә пекарня эшли башлады.

Бер ун еллап элек кибетләрдә ипи җитми башлаган иде. Район җитәкчеләре, продукцияне күбрәк китерүне сорап, безне ипи белән тәэмин итүче пекарняларга мөрәҗәгать итәләр. Тегеләре исә шуннан да арттыра алмауларын әйтәләр. Әнә шулвакыт үзебездә пекарня булмауның ачысын тойдык.

Дөрес, ипине Юхмачыда, Хузангайда, Түбән Әлкидә пешереп торалар. Әмма алар башлыча шул тирәдә яшәүче халыкны яңа пешкән икмәк белән тәэмин итә шул. Ә менә 6 мең кеше яшәгән район үзәге пекарнясыз калган иде.

Узган атнада "Эдем" ҖЧҖ базасында Базарлы Матакта да пекарня эшли башлады. Мәгълүм булганча, әлеге предприятиенең төп базасы Алексеевск бистәсендә урнашкан. Без инде яңа пекарняда пешкән күмәчнең тәмен, сыйфатын бәяләп тә өлгердек. Ипи белән артык мавыгырга киңәш ителмәсә дә, күбрәк куллана башладык хәтта. Күпереп пешкән күмәч бик тәмле, ашап туеп булмый. Өйдә пешкән ипигә охшап тора. Ә әниләр мичтә салган икмәк үзенә бер тәмле, тансык иде бит.

Пекарня әлегә сәгатькә 150 данә ипи пешерергә сәләтле. Тиздән тагын бер яңа мич алып кайтып урнаштырасылар икән. Ул чагында пекарняның җитештерү куәте ике тапкыр артачак.

"Эдем" җитәкчеләре авыл җирлекләре башлыкларын һәм ашамлыклар белән сәүдә итүче эшмәкәрләрне чакырып пекарня белән таныштырдылар да.

Ялт-йолт итеп торган яңа җиһазларда кызларыбыз икмәк сала. Күпме кешегә эш урыны булган. Ипи, булки һәм башка камыр ризыклары пешерәләр биредә. Кибетләрдән, ягъни халыктан икмәк-күмәчләрнең ниндиенә заказ була - шуларны пешереп сәүдә нокталарына озатачаклар.

Пекарня ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин да катнашты. "Эдем" җәмгыяте пешергән ипиләргә сорау зур булыр, халык яратып алыр дип ышанабыз. Чөнки "Эдем" - сыналган җитештерүче, биредә эшне сыйфатлы башкарырга, продукцияне арзанракка чыгарырга тырышалар",- диде ул.

"Эдем"ның җитәкчесе Гөлнур Сафина:

-Район халкына көн саен өч мең ипи кирәк. Без әнә шул ихтыяҗны канәгатьләндерерлек егәрлекле пекарня төзедек,-ди.

Кулланучылар исеменнән Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев та үз сүзен әйтте:

-Авылыбыз кибетләренә кайтарылган "Эдем" икмәген халык ошатты. Яңа пекарня беренче көннән үк сыйфатка зур игътибар бирде. Шуңа биредә җитештерелгән продукцияне әлкилеләрнең алга таба да яратып аласына иманым камил, -диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев