Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Базарлы Матакның Яшьләр урамы башында Геройлар паркы ачылды

Район үзәгенең Яшьләр урамы башында Геройлар паркы ачылды. Әлеге тантанада Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты. Бүген бу парктан китәсе дә килми. Андагы матурлык, яшеллек күзне иркәли, күңелгә ял бирә. Ә бит кайчан гына биредә чүплеккә охшаган ташландык бер мәйдан иде. Район җитәкчеләре күз көеге булган...

Район үзәгенең Яшьләр урамы башында Геройлар паркы ачылды. Әлеге тантанада Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты.

Бүген бу парктан китәсе дә килми. Андагы матурлык, яшеллек күзне иркәли, күңелгә ял бирә. Ә бит кайчан гына биредә чүплеккә охшаган ташландык бер мәйдан иде. Район җитәкчеләре күз көеге булган бу чүп-чар оясын бетерергә карар кылды. Әлеге урынны ял паркы итү идеясы туды, һәм аның белән күпләр килеште.

2013 елның көзендә әлеге урынны чистарту эшләре башланып та китте. Чүп-чар җыештырып түгелде, шунда җир астына күмелгән зур-зур цистерналар казып алынып, чокырлар җир белән тигезләнде. Әлеге мәйдан ике яктан койма белән тотып алынды.

Былтыр исә Геройлар паркы проекты республиканың социаль проектлар конкурсында лауреат исеме алды һәм 580 мең сумлык грант отты.

Бу парк та уртак көч һәм тырышлык белән төзелде, аны бүгенге күркәм хәленә җиткерүгә район оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары күп хезмәт куйды.

Паркта матур брусчаткадан борылмалы юллар түшәлгән, яшь куаклар тернәкләнеп, яшел чирәм, аллы-гөлле чәчәкләр күтәрелеп килә. Урта бер җирдә - якташ Геройларыбызның исемнәре теркәлгән стела.

Сүз дә юк, бу парк шушы тирәдә яшәүчеләрнең генә түгел, бөтен Базарлы Матак халкының яраткан ял урынына әйләнер. Аның ачылу тантанасына да бик күп кеше җыелган иде.

Әнә алгы планда "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең яшьгвардиячеләре әләмнәр тотып баскан. Ә түрдә хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары. Тирә-юньдә бердәмлеккә өндәүче банерлар. Көне дә бит махсус сайлап алгандай кояшлы, ямьле булды.

Менә район үзәк китапханәсе директоры Татьяна Петухова тавыш көчәйткеч аша тантананың ачылуын игълан итте. Ул районыбыздан чыккан алты Советлар Союзы Герое һәм алты Социалистик Хезмәт Героеның исемнәрен исебезгә төшереп узды. Әйе, безнең горурланырлык, мактанычыбыз булырлык батыр һәм уңган ул-кызларыбыз байтак.

Тантанага җыелучылар бер минутлык тынлык белән сугышта башларын салган һәм тыныч тормышта вафат булган ветераннарыбызны искә алдылар.

Хезмәт ветераны, озак еллар районыбызда җитәкче урыннарда лаеклы хезмәт куйган Минвәгыйзь ага Сафин яңа парк белән хозурланып чыгыш ясады.

Тагы да күбрәк фотоларны "фоторепортаңларда" карый аласыз

-Белүемчә, бу төзелешкә республиканың да, районның да, Базарлы Матакта яшәүчеләрнең дә өлеше кергән. Иң мөһиме, биредә яшь буынга мирас булып калырлык, аларга батырларыбызның исемнәрен искә төшереп торырлык һәйкәл-стела бар,-Минвәгыйзь Минвәлиевич. -Әлеге каһарманнар арасында Социалистик Хезмәт Герое Гыйматдинов Габбас Кыям улы исеме дә аталды. Аның белән миңа да 40 еллар элек бергә эшләргә туры килгән иде. Үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән, булдыклы, тырыш кеше буларак хәтерләребезгә керп калды ул.

Аннан соң муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин сүз алды.

-Бүген без бергәләп, уртак көч белән булдырылган парк каршында басып торабыз. Бу эшкә үз өлешен керткән һәр кешегә, хезмәт коллективларына рәхмәтемне җиткерәм. Шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга, "Строитель и К" оешмасы җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшинга зур рәхмәт,-дип билгеләп үтте Александр Федорович. -Узган ел без тылда хезмәт куючылар хөрмәтенә парк төзегән идек. Менә хәзер Геройлар паркы ачабыз. Быел әле тагын Базарлы Матакның Имәнлек урамында Аналар паркы ачарга җыенабыз. Бу эшләрне башкарып чыгуда безгә республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итүе зур этәргеч һәм булышлык бирә.

Сәрия Сабурская чыгышы да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйле булды.

-Республикабыздан 700 меңнән артык кеше Бөек Ватан сугышына китә. Шуларның яртысы гына туган якка әйләнеп кайта. Ә күпме якташларыбыз тылда, аннан соң ил хуҗалыгын сугыштан соң торгызуда җиң сызганып хезмәт куйды. Бүген без бик олы һәм истәлекле вакыйгада - әнә шул сугыш һәм хезмәт каһарманнары исемендәге паркны ачуда катнашабыз,-диде Сәрия Харисовна.

Менә ишектәге ал тасмалар киселде. Халык яңа ял паркына узды. Геройлар исемнәре теркәлгән стелага чәчәкләр салынды.

Паркта бик күп утыргычлар урнаштырылган, матур чүп савытлары куелган, кичләрен дә якты булсын өчен фонарьлар эленгән. Балаларга уен мәйданчыгы да бар. Бу парк һәрчак шулай чиста, төзек торсын иде. Ә монысы инде биредә ял итүчеләрдән, үзебездән тора.

* * *

Шул ук көнне Сәрия Сабурская район хакимияте бинасында халыкны кабул итте. Ул шулай ук район эчке эшләр бүлегенең яңа биналары белән танышты, биредә тоткыннарны яшәтү, тукландыру урыннарын карады. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил район үзәк хастаханәсендә сугыш һәм тыл ветераннары өчен җиһазландырылган палатада да булды. Ул биредә дәваланучылар өчен барлык шартлар тудырылуын югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев