Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БЕРДӘМЛЕКНЕ АЛГА СӨРИК

Хөрмәтле райондашлар! Алда безне илебез тарихында тирән эз калдырган вакыйгалар белән бәйле бәйрәмнәр көтә. 4 ноябрьдә россиялеләр Халык бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәк. Моннан дүрт гасыр элек Россия гражданнарының күмәк көч булып чит ил баскынчакларына каршы көрәшкә күтәрелә һәм Ватаныбызга хуҗа булырга җыенган поляк интервентларын Мәскәүдән бәреп чыгара, шуның белән дәүләтчелегебезне...

Хөрмәтле райондашлар!

Алда безне илебез тарихында тирән эз калдырган вакыйгалар белән бәйле бәйрәмнәр көтә. 4 ноябрьдә россиялеләр Халык бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәк. Моннан дүрт гасыр элек Россия гражданнарының күмәк көч булып чит ил баскынчакларына каршы көрәшкә күтәрелә һәм Ватаныбызга хуҗа булырга җыенган поляк интервентларын Мәскәүдән бәреп чыгара, шуның белән дәүләтчелегебезне торгызуга ирешә. Шунысын ассызыкларга кирәк: ил өстенә килгән куркыныч 1612 елда Россия халкының төрле катлауларын берләштергән. Җиңү белән тәмамланган ул вакыйгаларны без Халык бердәмлеге көне буларак бәйрәм итәбез.

Ә 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тула. Менә чирек гасыр инде республикабыз үзенең Төп Законы буенча яши. Гаять катлаулы чорда ул Татарстанны, дәүләтебезне сак-лауда терәк булды, республиканы җәмгыяви һәм икътисадый яктан үстерүдә бик мөһим зур роль уйнады. Конституция кабул ителгән 1992 елдан соң үткән вакыт Татарстан халкы өчен нәтиҗәле хезмәт, алгарыш чоры булды. Бүген безнең республикабыз бик күп тармакларда Россия төбәкләре арасында башкаларга лидер, үрнәк. Сәнәгать өлкәсендә, авыл хуҗалыгында һәм икътисадның башка юнәлешләрендә ирешелгән уңышлар халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрә, көнкүрешебезне яхшырта. Боларны инде без үз районыбыз мисалында да күрәбез. Уңган-булган хезмәтчәннәребез Татарстан үсешенә лаеклы өлеш кертеп баралар, республика халкын төп азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү өчен басу-кырларда, терлекчелек комплексларында, башка тармакларда тырышып эшлиләр. Рәхмәт сезгә, булдыклы әлкилеләр!

Сезне зур бәйрәмнәребез белән кайнар котлыйм. Уртак Ватаныбызны тагын да ныгыту, тормышыбызны яхшырту өчен күмәк көч куеп, бердәмлек, дуслык, туганлык принципларын алга сөреп эшлик һәм яшик. Илебезгә тынычлык, һәркайсыбызга иминлек, хезмәт уңышлары телим. Бәйрәмнәр белән, хөрмәтле әлкилеләр!

Александр Никошин,

муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев