Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнең юллар халкыбызга хезмәт итсен

"Алексеевскдорстрой" ачык акционерлык җәмгыятенең Әлки участогында 170 кеше эшли, эшнең бик күп вакытында хезмәткәрләр саны 200 гә җитә. Без райондагы 309 километр автомобиль юлларына хезмәт күрсәтәбез. Бу юлларның 253 километрдан артыграгы асфальтланган, 15 километр чамасына вак таш җәелгән, 40,7 километры - грунт юллары. Быел коллектив көче белән 17,86 км юл...

Юл төзү эшләре Чуаш Шәпкәсе-Кошки, Алексеевск-Югары Колок, Базарлы Матак-Болгар юнәлешләрендә алып барылды. Юлларны ремонтлау буенча да күләмле эш башкарылды: 17 мең квадрат метрда чокырлар күмелде, 1470 метр юлда битум һәм мастика белән ремонт ясалды, 22 км юлга битум эмульсиясе һәм вак таш катнашмасыннан катлам җәелде. Шулай ук 40 юл хәрәкәте билгесе, 1870 сигнал баганасы куелды. Бу эшләрне Ленар Хәйретдинов егетләре башкарды. Машинист Ринас Галимов фреза белән эшләгәндә аеруча төгәллек күрсәтте.
Махсус корылмалар төзү буенча күләмле эшне участок начальнигы урынбасары Гыйльфанов Фәнил җитәкләгән бригада башкарып чыкты. Әлеге бригадада эшләүче Илья Карманаев һәм Илшат Гатин - тәҗрибәле бетончылар, үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен белеп башкаралар.
Юл билгеләрен урнаштыру, буяу, павильоннар монтажлау, юл тирәләрен чабып тору кебек эшләр белән Рәмис Заһидуллин һәм Наил Игъламов бригадалары мәшгуль.
Быел район үзәгендәге кайбер урам юллары тәртипкә китерелде: Актай, III Интернационал, Крайнов урамнарында, Яшьләр тыкрыгында мастер Александр Ефимов, прораб Илнар Сәмигуллин егетләре эшләде. Ә Салман-Тахтала, Чуаш Шәпкәсе-Кошки юлларын төзү прораб Альберт Гатинга һәм мастер Радик Сингатуллинга, җитештерү-техник бүлек технигы Илнар Камаловка йөкләнде.
Безнең эшчеләр читкә чыгып та эшлиләр - Мамадыш, Лаеш, Чистай, Нурлат районнарында юллар төзиләр, башкалабызда эшлиләр. Менә икенче сезон инде Илнар Хәлиуллин бригадасы шулай читтә хезмәт куя, егетләр өйләренә ялларда гына кайталар. Универсиада алдыннан Казанны төзекләндерүгә Илнур Җиһаншин бригадасы да үз өлешен кертте.
Түбән Әлки һәм Базарлы Матакка 540 квадрат метр мәйданлы спорт мәйданчыклары төзүебезне дә әйтеп үтәргә кирәк.
Бәйрәмне тәҗрибәле шоферларыбыз Фәнис Зарипов, Рөстәм Хәлилов, Фәрит Закиров, Фәнис Гарифуллин, Ринат Каюмов, Рәис Гатауллин, грейдерчылар Мәхмүт Риянов һәм Николай Феоктистов, тракторчы Илшат Туктамышев, машинистлар Илнур Гатауллин һәм Рөстәм Фатыйхов югары күрсәткечләр белән каршылый. Яшьләребез дә сөендерә - Тимур Хощевников, Рифат Хәмитов, Илмир Хәйруллин, Рәзил Сафин һәм Алмаз Вафинга зур өметләр баглыйбыз.
Участокның техник базасы көчле, бездә 28 "КамАЗ" автомобиле, 7 вахта машинасы, 17 трактор һәм махсус техника бар. Аларның эзлексез эшләвен диспетчерлар Илназ Сираҗев белән Алия Шәйхетдинова, ягулык салучы Рамилә Вафина тәэмин итә. Проект-смета документлары белән инженер Римма Сингатуллина бик җаваплы эшли. Кадрлар бүлеге инспекторы Лия Мәрдегалләмова ел башыннан 83 кешенең эшкә урнашуын рәсмиләштерде. Куркынычсызлык хезмәте начальнигы урынбасары Әлфәт Хәсәнов үз эшенә бик җитди карый. Комендант Валентина Мельникова 36 кешелек тулай торакны тәртиптә тота. Пешекчеләр Руфия Сәгыйрова белән Рузилә Игъламова көн саен 160 ар порция иртәнге, төшке һәм кичке аш әзерлиләр.
Барлык төр техниканың туктаусыз эшләп торуын, ремонтлаучы механиклар Ринат Сафин һәм Айдар Баһаветдинов тәэмин итә. Ә слесарьлар Илфат Фәракшин һәм Таһир Мусин, автоэлектрик Сергей Таченков теләсә нинди катлаулы машиналарны ремонтлый алалар.
Барлыгы 22,4 тонна асфальт җитештергән асфальт-бетон заводы эшчеләре дә безнең белән бергә бәйрәм итәләр. Җитәкчеләре Илшат Гафиятуллин белән бергәләп лаборант Марина Абасева, операторлар Зөлфәт Яруллин, Фирдүс Гыйниятуллин сыйфатлы асфальт ясап чыгару өчен тырышып эшлиләр.
Кайбер хезмәткәрләребез өчен Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне гаилә бәйрәменә әйләнде. Болар Илнар белән Рәмис Заһидуллиннар, Николай һәм Алексей Феоктистовлар, Сергей һәм Франгизә Таченковлар, Фәсәхәт һәм Равил Шәйхетдиновлар, Илнур һәм Илмир Сабировлар, Илшат һәм Илнур Гафиятуллиннар, Фәнис һәм Фәнил Ибәтуллиннар, Мәхмүт һәм Марат Рияновлар.
Тырышып хезмәт куйганнары өчен Мөнир Хәмидуллин, Тәлгать Шәмсетдинов, Виталий Яковлев Әлки муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Ә Галимҗан Вәлиев һәм Тәлгать Сәлаховка оешмабызның генераль директоры Фоат Вәлиев "Алексеевскдорстрой" акционерлык җәмгыятенең Мактау грамоталарын тапшырачак.
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, кадерле ветераннарыбыз! Һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Без төзегән юллар ышанычлы булып, халкыбызга бик озак хезмәт итсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев