Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Борнай Нәүрүзне каршы алды

Көн белән төн озынлыгы тигезләшеп, җирдә яз тантана итә башлаган бер чорда төрки халыклары Нәүрүзне билгеләп үткәннәр. Борынгы матур бәйрәм яңа ел башлануны аңлаткан. Нәүрүз сүзе дә бит "яңа көн" дип тәрҗемә ителә. Дөрес, безнең якларда Нәүрүзне зурлап бәйрәм итү гадәте онытылган инде. Ләкин соңгы елларда кайбер авылларда ул кышны...

Нәүрүзгә әзерлекне авыл мәктәбе коллективы күптән башлап җибәрде - укучылар концерт номерлары өйрәнделәр, авылдашларына хәбәр тараттылар. Аларга мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кушылды, ә керстьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фирьяз Кәшапов матди ярдәмен вәгъдә итте.
Һәм менә 21 март көнне авыл урамнары бәйрәмчә киенгән шат йөзле халык белән тулды. Татар Борнае Нәүрүзен телевидениедә күрсәтү өчен Норлат-ТВ журналистлары да килде авылга. Шулай да бәйрәм гадәти булмаганча башланып китте: һәвәскәр тарихчы авылдашлары Дамир Галимҗанов Татар Борнае янындагы изге кабер янына (әлеге кабердә монгол яуларына каршы торып һәлак булган Болгар сугышчылары күмелгән дип фаразлана, аны авыл халкы кадерләп-карап тора, әби-бабайлар догаларыннан калдырмый) кую өчен айлы манара алып кайткан икән. Аны урнаштыргач, Борнай мәчете мулласы Минзакир ага Кәримуллин Кръән аятьләре укып дога кылды.
Шуннан соң авыл мәдәният йорты янында бәйрәм башланып китте. Авыл урамнарыннан бизәп-кыңгыраулап җигелгән атлар җилдерде - алар әби-бабайларны бәйрәмгә алып килделәр. Көйле-җырлы бәйрәм программасында Кыш бабайны "чираттагы ялга" озатып, Нәүрүзбикәне каршы алу да, күп төрле уеннар, биюләр, ярышлар да бар иде. Сыерчык буранын хәтерләтеп эре кар бөртекләре бөтерелә, ә учак өстендәге казанда ботка пешә, табаларда коймак чыжлый, самоварда чәй кайный. Һәркемнең кәефе күтәренке, күңеле шат, чөнки авылдашлар, дуслар бәйрәмгә җыелган бит. Дәртле көйгә тыпырдап биючеләр арасында яшьләр генә түгел, әбиләр дә күп иде.
Әнә шулай Нәүрүзне бәйрәм иттеләр борнайлылар. Соңыннан исә салкынлык, караңгылык символы - карачкыны яндырдылар. Аның кайнар ялкыннары март көненә дә, күңелләргә дә җылы өстәгәндәй булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Навруз