Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быелның 1 гыйнварыннан шәхси хуҗалыкта чалынган терлек итен сатуга чыгару тыела

Быелның 1 гыйнварыннан шәхси хуҗалыкта чалынган терлек итен сатуга чыгару тыела. Әлеге таләп Россия, Белоруссия һәм Казахстан таможня берлегенең "Ашамлык продукциясенең хәвефсезлеге турында" техник регламенты нигезендә кертелде. Әлеге яңа кагыйдәне күздә тотып, районда ике урында мөгезле эре терлекләрне чалу мәданчыклары булдырылды. Аларның берсе район үзәгенең элекке сөт заводы территориясендә. Ә...

Быелның 1 гыйнварыннан шәхси хуҗалыкта чалынган терлек итен сатуга чыгару тыела.

Әлеге таләп Россия, Белоруссия һәм Казахстан таможня берлегенең "Ашамлык продукциясенең хәвефсезлеге турында" техник регламенты нигезендә кертелде. Әлеге яңа кагыйдәне күздә тотып, районда ике урында мөгезле эре терлекләрне чалу мәданчыклары булдырылды. Аларның берсе район үзәгенең элекке сөт заводы территориясендә. Ә икенчесе - "Хузангай" кооперативы базасында. "Хузангай"дагы сугым урыны барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп эшләнгән. Бу көннәрдә бирегә ветеринария җиһазлары алып кайтып урнаштырачаклар. Тора-бара "Хузангай"да итне кабул итү пункты да эшли башларга тиеш.

Сугым урыныннан файдаланган өчен Татарстанда бердәм бәя билгеләнә. Терлекне сугым урынына китертү (әгәр китерүне үзең оештырмасаң) авылның ераклыгына карап куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев