Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Печән өсте җитте

Малларны кышлатуга азык хәзерләү бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. "Чаллы", "Карга", "Чуаш Кичүе", "Юхмачы" терлекчелек комплексларының, "Ташбилге", "Алпар" отрядларының азык утарларына 26 мең тонна сенаж салынган. Район күләмендә хәзерләнгән 1,8 мең тонна печәннең яртысыннан артыгы исә - "Хузангай" механизаторларының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. «Үзәк Әлки» филиалының "Салман" отрядында терлек азыгы хәзерләү оешкан...

Малларны кышлатуга азык хәзерләү бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.
"Чаллы", "Карга", "Чуаш Кичүе", "Юхмачы" терлекчелек комплексларының, "Ташбилге", "Алпар" отрядларының азык утарларына 26 мең тонна сенаж салынган. Район күләмендә хәзерләнгән 1,8 мең тонна печәннең яртысыннан артыгы исә - "Хузангай" механизаторларының тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
«Үзәк Әлки» филиалының "Салман" отрядында терлек азыгы хәзерләү оешкан төстә бара. Биек, куе булып үскән күпьеллык үлән басуларының шактыенда "МагДон" агрегатлары люцернаны егеп та өлгергән. Әлеге машиналар белән Виктор Коновалов, Дмитрий Туров идарә итә. Алар артыннан Наил Хәйруллин, Сергей Степанов МТЗ тракторларында тагылма агрегатлар ярдәмендә теземнәрне берләштереп баралар. Механизаторлар көн саен норманы 1,5 тапкыр арттырып үтиләр икән.
-Азык хәзерләү өчен кояшлы матур көннәрне кулдан ычкындырмаска кирәк. Беренче чабылган күпьеллык үлән бик әйбәт булды. Хәзер инде яңгырлар гына яусын, икенчесе дә мулдан булыр,-ди механизатор Наил Хәйруллин.
Павел Кузнецов, Максим Бойков, Сәгыйть Мәрдиев ике "Ягуар-830" җыйгыч-ваклагыч агрегатында яшел массаны машиналарга төяп озаталар. Тапатылган массаны алты берәмлек техника "Карга" терлекчелек комплексына ташып тора.
-Терлекләрдән мул продукция алу өчен азыкның сыйфатлы булу мөһим. Шуңа да сенаж салуда барлык технология таләпләрен үтәргә тырышабыз. План буенча 18 мең тонна сенаж саласыбыз бар, әлегә шуның 7 мең тоннасы хәзерләнде,-ди комплекс җитәкчесе Фаяз Фәттахов.
Районда быел бер баш терлеккә 24 центнер азык берәмлеге хәзерләнергә тиеш. Бу зур бурычны тормышка ашыру өчен механизаторлар һәм белгечләрдән осталык та, тырышлык һәм җаваплылык та сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев