Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Әлки районы Яңа Салмандагы “Каенкай” балалар приютында яңа уен мәйданчыгы ачылды

Бүген Яңа Салмандагы "Каенкай" балалар приютында яңа уен мәйданчыгы ачылды. Биредә тәрбияләнүче балаларга аны "Татлизинг" дәүләт унитар предприятиесе бүләк итте. Төрледән-төрле уен җиһазларыннан торган балалар мәйданчыгын ачу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, "Татлизинг" генераль директоры Марс Нуруллин, башка кунаклар да килгән иде. -Республикабызда спорт һәм балалар уен мәйданчыклары...

Бүген Яңа Салмандагы "Каенкай" балалар приютында яңа уен мәйданчыгы ачылды. Биредә тәрбияләнүче балаларга аны "Татлизинг" дәүләт унитар предприятиесе бүләк итте.

Төрледән-төрле уен җиһазларыннан торган балалар мәйданчыгын ачу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, "Татлизинг" генераль директоры Марс Нуруллин, башка кунаклар да килгән иде.

-Республикабызда спорт һәм балалар уен мәйданчыклары төзү программасы өч елдан артык эшли инде,-дип билгеләп үтте Александр Никошин. - Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган әлеге программа нигезендә безнең районда да өч спорт мәйданчыгы, биш балалар уен мәйданчыгы корылды. Быел Базарлы Матак гимназиясендә балалар өчен уен җиһазлары да булган спорт мәйданчыгы сафка бастырылачак. Чуаш Кичүендә дә шундый корылма төзүне күздә тотабыз.

Район җитәкчесе приютка шундый зур бүләк ясаганнары өчен "Татлизинг" башлыгы Марс Нуруллинга рәхмәт белдерде, ә балаларны тренажер һәм җиһазларны сак тотарга өндәде. Аннан ул биредә тәрбияләнүче сабыйларга күчтәнәчләр - тәм-том тулы пакетлар таратты.

-Бу безнең "Каенкай"га беренче бүләгебез, әмма соңгысы түгел. Без үзебезнең коллектив белән приютны шефлыкка алырга булдык,-дип сөендерде Марс Мәкъсүм улы. - Моннан без сезгә күп төрле ярдәм күрсәтәчәкбез. Озакламый безне кабат кунакка көтегез - приютка бүләк итеп мини-трактор алып килербез.

"Татлизинг" җитәкчесе приютның котельня, мунча, кухня биналары түбәләрен яңартып ябуда булышырга да вәгъдә бирде.

Приют директоры Илнур Юсупов бүләк мәйданчык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Балалар да шигырьләр-җырлар белән рәхмәтләрен әйттеләр.

-Бүген бездә 23 бала тәрбияләнә,-ди приютның стационар бүлеге мөдире Наталья Илюхина. -Алар арасында төрле яшьтәгеләр бар. Ә балаларның барысы да хәрәкәтле уеннар ярата. Дөрес, безнең хәйриячеләр бүләк иткән уен мәйданчыгыбыз бар иде инде. Әмма бит балалар күп, ул гына җитәрлек түгел иде. Шуңа без яңа мәйданчыкны бик шатланып, кирәксенеп кабул иттек.

Тантана тәмамлануга малайлар-кызлар яңа мәйданчыкка йөгерде һәм дөньяларын онытып уйный да башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев