Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өмет бүләк итик Айратка!

Кайчак кеше язмышын мизгелләр хәл итә, ниндидер һич көтелмәгән бер вакыйга, гамәл тормыш юлын кырт борып куя. Ярый ла үзгәреш-борылышлар уңай якка, яхшыга булса. Ә бит ешрак киресенә юлыгырга туры килә: әле генә сау-сәламәт кеше ниндидер фаҗигагә юлыгып, гомерлеккә исәнлеген югалта, аның киләчәккә өметләре киселә. Чөнки тормышы аның ихтыярыннан башка...

Югары Әлморза егете Айдар Сәгъдәтшин тормышында шундый текә борылыш моннан ике ел элек була. Көз айлары, урманда гөмбә өлгергән чак. Берничә гөмбәче урманга кереп китә һәм адаша. Аларны эзләргә кирәк, юкса, инде кич җитеп килә, төнгә калсалар, нишләрләр?! Эзләргә чыгарга кеше кирәк. Айратны да чакыралар. Ярдәмчел, ачык күңелле егет күршесенең мотоциклына утырып, урманга чыгып китә.
Җәһәннәмгә юл яхшы теләкләрдән түшәлә, дигән әйтем бар. Изге уйлар белән өеннән чыгып киткән егетне анда бәхетсезлеге көтеп торган икән. Хуҗасы инде төн якынлашып, караңгы төшә башлаган урманда юлны күреп бетермиме, әллә чокырга, әллә түмгәккә тәгәрмәче туры килгәнме, көтмәгәндә мотоцикл әйләнеп каплана һәм Айрат, утыргычтан очып төшеп, аркасы белән бик каты бәрелә.
Менә шул көннән егет гарипләнеп кала да инде. Күп тапкырлар хастаханәләрдә ята, бер-бер артлы операцияләр кичерә, әмма билдән түбән гәүдәсенең хәрәкәтчәнлеге кире кайтмый. Аяклары берни тоймый Айратның. Әмма ул бик нык сызлана, тәненең әллә кай төшләре әрнеп, авыртып үзәгенә үтә.
Аптыраган, баласының шундый хәлгә калуына йөрәге әрнегән ата-ана улларын терелтү өчен нәрсә генә эшләми, кая гына мөрәҗәгать итми! Умыртка баганасы өзелеп инвалидка әйләнгән, ләкин күп эзләүләр, төрле күнегүләр, иң мөһиме - корычтай нык рухы ярдәмендә терелә алган, хәзер үзе дә шундыйларга ярдәм итүче Валентин Дикульгә барып җитәләр хәтта. Ул, Айратның авыру тарихын җентекләп өйрәнгәч, Сәгъдәтшиннарга махсус дәвалау курсы эшләп бирергә, дарулар һәм гәүдәне хәрәкәтләндерү өчен тренажер җибәрергә тәкъдим итә. Бушлай түгел, билгеле. Тренажеры гына да 100 мең сум тирәсе тора икән. Әмма Айратның терелеп аякка басасына өмет уята Мәскәү табибы.
Билгеле инде, Сәгъдәтшиннар гаиләсенең мондый акчалары юк, чөнки улларын дәвалауга бөтен булганын тотып, сатып булырдайны сатып бетергәннәр инде алар. Хәзер бу гаиләгә бик авыр, якташлар. Бердән, уллары көне-төне сызлану-әрнүдә. Икенчедән, терелүгә кечкенә генә өмет чаткысы кабынган икән, бу мөмкинлектән файдаланып каласылары да килә. Нишләргә? Айратның әнисе, райондашлар булдыра алганча ярдәм итмәс микән, дип өметләнә. Безнең бит шулай бергәләп авыр хәлдәге якташларыбызга ярдәм итү тәҗрибәбез бар. Ил төкерсә, күл була, диләр бит. Һәрберебез аз гына акча бирсәк тә, шактый ярдәм җыелыр иде. Кешелеклелек шундый авыр вакытларда күренә бит ул. Булышыйк Айратка, Яңа ел алдыннан егеткә яңа өмет бүләк итик, күңеле күтәрелеп, рухи көче артып китсен. Ә үзебезгә савабы булыр.
Айратка булышырга әзер булган райондашларыбызга аның әнисе Саклык банкында ачкан исәп-хисап счетының реквизитларын китерәбез:
БИК 049205603
ИНН 7707083893
КПП 160502001
Корр.счет 30101810600000000603
Банк получателя: отделения Банка Татарстан 8610 г.Казань
Получатель: СБ РФ №4678 Алексеевское п.г.т. Алексеевское
Счет получателя: р/с 42307810862313305001/48
Сагдатшина Насимя Кадыровна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Банк