Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өч мәктәпне яңарыш көтә

Республикада 1981 елга чаклы төзелгән мәктәпләр биналарына капиталь ремонт ясау махсус кабул ителгән программа буенча алып барыла. Әлеге программа үткән елда Базарлы Матак һәм Яңа Салман мәктәпләрен тулысынча ремонтлау мөмкинлеге биргән иде. Быел бу эш бездә дәвам иттереләчәкме? Ремонт эшләре кайда, кайчан башланачак, төзүчеләр кемнәр? Бу турыда без район мәгариф...

-2012 елда республика программасы буенча ике мәктәпне ремонтлауга 38 млн. 56 мең сум акча бүлеп бирелде, Базарлы Матак һәм Яңа Салман мәктәпләре шушы ремонт нәтиҗәсендә яңаларга биргесез булып төзекләндерелде. Программада каралганнан тыш эшләр, мәсәлән, идән-түшәмнәрне, стеналарны ремонтлау һәм буяу өчен 5 миллион сумнан артыграк акча район бюджетыннан бүленде,-дип сөйли башлады Ришат Әсәтович, эш өстәлендәге кәгазьләренең әле берсенә, әле икенчесенә күрсәтеп.
Республика программасы быел да берничә мәктәпне төзекләндерү мөмкинлеге бирә - район һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре тырышлыгы белән программага Иске Матак, Алпар һәм Борискино мәктәпләре кертелгән.
-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үткән елның 29 ноябрендә гомумбелем мәктәпләрен капиталь ремонтлау турында күрсәтмә кабул итте, анда безнең мәктәпләр турында да сүз бара,-дип дәвам итте Ришат Әсәтович. -Күрсәтмәдә ремонт эшләренең төрләре дә аталган: мәктәп биналарының түбәләре яңартыла, тәрәзә рамнары пластиктан эшләнгән пакетларга алыштырыла. Барлык бүлмә ишекләрен, керү ишекләрен дә башкаларны куячаклар. Иң мөһиме - эчке инженерлык коммуникацияләре төзекләндерелә, җылы туалетлар булдырыла. Мәктәпләр урам ягыннан матурайтылачак - сайдинг белән тышланачак, периметрлары буенча отмостка салыначак.
Мондый күләмле эшләргә акча да күп кирәк, билгеле. Республика бюджетыннан Иске Матак мәктәбен яңартуга 12 миллион 356800 сум, Алпар мәктәбенә 9 миллион 730900 сум, Борискинога 9 миллион 840000 сум акча бүлү каралган. Смета төзелеп, эш башкаручылар да табылган инде: Иске Матакта "Әлки төзелеш кампаниясе" ҖЧҖ, Борискинода үткән елда Базарлы Матак мәктәбен бик тә сыйфатлы итеп ремонтлаган Казан төзүчеләре - "Төзелеш" төзү-җитештерү идарәсе, ә Алпарда шулай ук башкаладан килеп "Промгазстрой" ҖЧҖ эшләячәк.
-Кабат шул ук хәл - идән, түшәмнәрне буяу, агарту кебек эшләр сметага кертелмәгән, әмма ансыз да булмый бит. Димәк, район бюджеты, спонсорлар, инвесторлар, мөмкинлеге һәм теләге булган ата-аналар ярдәменә таянырга туры киләчәк,-диде Ришат Әсәтович.
Аның әйтүенчә, ремонт эшләре инде бу арада ук башланырга мөмкин - мәктәп түбәсен алыштыру өчен бик кулай вакыт. Ә төп эшләр укулар тәмамлангач башланачак һәм 15 августка төгәлләнергә дә тиеш. Ә төзекләндерү эшләренең сыйфаты исә даими контрольдә тотылачак, хәтта атна саен республика җитәкчеләре катнашында видеоконференцияләр үткәреләсе икән. Димәк, 1 сентябрьдә тагын өч мәктәп укучыларны яңарып, матураеп каршы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ремонт школ