Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы: бүген төнлә православныйлар Хач ману бәкеләрендә изгеләндерелгән суда коенды. ФОТО

18 гыйнвар кичендә Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәвендә район благочинные Андрей Зиньков бәйрәм гыйбадәте үткәрде.

Ә төнлә ул Базарлы Матак буасында Суны бөек изгеләндерү йоласын башкарды. Әлеге чараларда күп кеше катнашты.

Быел бу бәйрәм чын-чынлап "Крещение суыклары" белән килде. Төнлә урыны белән салкын 20 градуска якынлашты. Алай да суыктан курыкмаучылар, бозлы иорданьга чумучылар булды.

Буадагы бозны хач формасында кисеп ясалган бәке-иордань янында коткаручылар, полиция һәм медицина хезмәткәрләре кизү торды. Коенучыларга киенү-чишенү өчен палатка да куелган, аның "идәненә" салам түшәлгән иде.

Бәкедәге суны изгеләндергәч, Андрей Зиньков җыелган халыкны Хач ману бәйрәме белән тәбрикләде. Бәйрәмгә район башлыгы Алесандр Никошин да килгән иде.

Беренчеләрдән булып изгеләндерелгән иорданьга Чуаш Кичүе авылыннан килгән Сергей һәм Андрей Дормидонтовлар чумды. Алар ел саен Хач ману бәйрәмендә изгеләндерелгән бәкедә коеналар. "Хач ману коенулары тәнне дә, рухны да ныгыта. Беркайчан суык тиеп чирләгәнебез юк", -ди алар.

Суга чумучылар арасында хатын-кызлар да бар иде. Коенучыларны туганнары коры киемнәр, кайнар чәй белән каршы алдылар.

Хач ману бәкеләрендә изгеләндерелгән су гаҗәеп савыктыру көченә ия, дип исәпләнә. Күпләр аның рухны сафландыруына, тәнне савыктыруына ышаналар.

Иордань бәкесеннән суны савытларга тутырып өйләренә алучылар да күп булды. Бу су ел дәвамында үзенең көчен, дәвалау үзлеген җуймый, диләр дингә ышанучылар.

Бәйрәмгә каршы төндә Чуаш Шәпкәсе, Иске Хурада, Түбән Колчурино храмнарында, ә бүген көндез Борискино, Түбән Кәчи, Юхмачы, Демидовка авылларындагы чиркәүләрдә һәм гыйбадәт йорларында да Хач ману гыйбадәтләре үткәрелде. Бу авылларның күбесендә бәке-иорданьнар уелып, Хач ману коенулары оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев