Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фаҗига бүтән кабатланмасын идее

Авыл мәктәпләрен оптимальләштереп ябып куйгач, укучы балаларны берничә километрда урнашкан база мәктәпләренә автобусларга утыртып йөртә башладылар. Билгеле, моны оештыру өчен башта тиешле карарлар кабул ителде, таләпләр, кагыйдәләр эшләнде. Алар үтәлгән очракта барысы да бик әйбәт булыр төсле иде. Әмма мәктәп автобусларының юл-транспорт һәлакәтләренә юлыгулары, балаларның сәламәтлеге һәм тормышына куркыныч янавы...

Ноябрь уртасында Әлмәт районында булган хәл кабат мәктәп автобуслары турында сөйләргә мәҗбүр итте. Кабат тикшерүләр, кабат гаеплене эзләү… Әлеге вакыйгадан соң Татарстан Министрлар Кабинетында видеобрифинг үткәрелде. Аны алып барган ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов республикада 10 айда автобуслар шоферлары гаебе белән 110 авария булганлыгын, аларда 4 кешенең үлүен, 17 кешенең яралануын хәбәр итте. Шунысы сискәндерә, әлеге саннар үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 33 процентка арткан! "Кагыйдә бозу очраклары бик күп!"- диде Юрий Камалтынов.
Ә республика ЮХИДИ Идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов мәктәп автобусларына кагылышлы саннар һәм фактлар китерде. Аның әйтүенчә, быел мәктәпләрдә шул юнәлештәге 51 тикшерү үткәрелгән һәм 11 мәктәптә төрле җитешсезлекләр ачыкланган. Мәктәп автобуслары белән идарә итүне моның өчен җитәрлек тәҗрибәсе булмаган шоферларга йөклиләр; автобусларга тиешле вакыт үткәч техник карау уздырылмый; һәрберсе глобаль навигация системасына (ГЛОНАСС) тоташтырылырга тиеш булса да, күп җирдә бу таләпкә төкереп кенә карыйлар… Кыскасы, Татарстанның баш автоинспекторы мәктәп автобусларын файдалануда җитешсезлекләрнең шактый булуына игътибарны юнәлтте.
Аннан соң чыгыш ясаучылар да тискәре фактларны яшереп тормадылар. Шул исәптән безнең районга кагылышлы мәгълүмат та яңгырады: казанлылар әйтүенчә, бездәге 17 автобусның 15 е ГЛОНАСС өчен күренмәс объект.
Сәбәбе - спутник элемтәсеннән файдаланган өчен акча түләмәү. Ә бит ГЛОНАСС операторлары, әгәр автобусны даими күзәтеп торсалар, тизлекне арттыру, маршруттан читкә тайпылу кебек бозуларны кисәтә алыр иде.
Кадрлар мәсьәләсе дә кискен тора: балаларны йөртергә алынучы шоферның шушы өлкәдә ким дигәндә ике еллык тәҗрибәсе булырга тиеш. Әмма андый кадрлар бит әле безне эшкә алыгыз дип чиратка тезелмәгән. Сайлау мөмкинлеген мәктәп автобусы шоферларына түләнә торган хезмәт хакының юк дәрәҗәсендә түбән булуы да чикли (бездәгеләр 6-7 мең тирәсе акчага эшләп йөри икән).
Инде үзебездәге хәлләргә күз салыйк. 2013-2014 нче уку елында безнең районда 34 торак пункттан 351 укучыны база мәктәпләренә автобусларга утыртып китерәләр һәм кайтарып куялар. ЮХИДИ бүлеге һәм юл хуҗалыгы белән берлектә 31 мәктәп маршруты төзелгән һәм тикшерелгән, аларның һәркайсына паспортлар булдырылган, автобуслар расписаниеләре төзелгән. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе үз боерыгы белән мәктәп директорларын укучыларны автобусларда йөртү өчен җаваплы итеп билгеләгән. Мәктәпләрдә үз чиратында укытучылар арасыннан җаваплы кешеләр билгеләнеп, алар белән тиешле инструктаж үткәрелгән. Укучыларга юлда йөрү кагыйдәләре кат-кат өйрәтелә, ә автобус йөртүчеләр белән тизлек режимын саклау хакында әңгәмәләр үткәрелә.
ГЛОНАСС белән элемтәгә килгәндә, түләү мәсъәләсе хәл ителә, хәзер элемтә торгызылды, дип ышандырды безне район мәгариф идарәсенең хуҗалык-эксплуатация үзәге инженеры Лилия Гатауллина.
Мәктәп автобусларына кагылышлы һәрнәрсә район җитәкчеләре контролендә. Дөрес, укучыларны база мәктәпләренә илтү-алып кайту болай да бик бай булмаган муниципаль бюджет өчен өстәмә чыгымнар ул. Әйтик, менә кыш җитеп килә, автобусларның "аяк киемнәрен" алыштырырга вакыт. Район башкарма комитеты утырышында бу турыда сүз булды, әлеге максатка 300 мең сум акча кирәклеге ачыкланган, тиз арада бу сумманы табыштырып, тәгәрмәчләргә кышкы шиннарга заявка бирү планлаштырылган иде. Мәгариф идарәсендә әйтүләренчә, берничә автобус ышанычлы шиннар белән тәэмин ителгән.
Без берничә авылга шылтыратып, автобусларның ничек йөрүе турында ата-аналар фикерен сораштык.
--Бернинди дәгъвабыз юк, балаларны вакытында алып китәләр, кайтарып куялар. Шоферларыбыз да тәртипле, балаларыбызны ышанып утыртып җибәрәбез, - дигәнрәк җаваплар ишеттек алардан.
… Әлмәт районында булган вакыйга сискәндереп җибәрде. Һәм укучыларны йөртүнең никадәр җаваплы эш икәнлеген кабат кисәтте. Аңа катнашы булган һәркем үз вазыйфаларын тиешенчә башкарсын идее. Шул чакта гына фаҗига кабатланмас дип ышанып булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев