Әлки районында интернациональ сугышчылар көне тантаналы чаралар белән билгеләп үтелде. ФОТО
Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга быел 29 ел булды.
Әлеге илдән соңгы совет солдаты чыккан көн - 15 февраль Россиядә хәзер хәрби бурычларын чит илләрдә үтәүче интернациональ сугышчылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне әфганчылар һәм башка хәрби бәрелешләрдә катнашып башларын салган сугышчылар искә алына. Быел да әлеге дата районыбызда күп төрле чаралар белән билгеләп үтелде. Анда үзебезнең сугышчы егетләребез һәм читтән килгән күп кунаклар катнашты.
Әфган җирендәге тугыз елга сузылган әлеге сугыш турында хәзер төрле сүзләр йөри. Әмма, бер Россия генералы әйткәнчә, шунысы хак - безнең хәрбиләр анда Ватан кушканны үтәделәр, үзләренең хәрби бурычларын башкардылар. Тарихка кереп калган әлеге сугышта башларын салган, саулыкларын җуйган, гомумән, тыныч вакытта һәр минут, секунд саен үлем белән күзгә-күз очрашкан ватандашларыбызга без олы хөрмәтебезне белдерергә, арабызда булмаганнарны зурлап искә алырга бурычлыбыз.
Бу җәһәттән Әлки җирендә зур эшләр башкарыла. Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның Татарстан иҗтимагый региональ оешмасының район бүлеге рәисе Рөстәм Шәйхетдинов интернациональ сугышчы-якташларыбызны туплап, алар белән төрле чаралар үткәреп тора. Кирәк булганда гаиләләренә ярдәм итү юлларын да таба. Һәр елны интернациональ сугышчылар көне уңаеннан тантаналы чаралар оештырыла.
Бу атнада булган искә алу чаралары Әфган җирендә һәлак булган райондашларыбызның каберләрен зиярәт кылу белән башланып китте. Төрле авылларда яшәүче ветеран егетләребез бергә җыелып, Алпар авылында Ирек Сөләйманов каберенә һәм Югары Кәчидә Владимир Бурунов каберенә чәчәкләр салдылар. Район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев һәм благочинный Андрей Зиньков хәрби бурычларын үтәп башларын салган якташларыбыз рухларына дога кылдылар.
Көндезге сәгать унда егетләребез район үзәгендәге "Алинә" универсаль спорт залына җыелдылар. Биредә Ирек Сөләйманов истәлегенә мини-футбол ярышлары башланды. Аны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты. Ул ветеран егетләрне җылы сәламләде.
-Бәйгегә килгән командаларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Якташыбыз Ирек Сөләйманов истәлегенә үткәрелүче футбол ярышлары спорт күтәренкелеге һәм дуслык шартларында узсын,-дип теләде.
Кече футбол бәйгесендә җиңү өчен киеренке көрәш барды. Нәтиҗәдә Базарлы Матакның "Спартак" командасы җиңү яулады. Икенче урында - "Актай" (Базарлы Матак), өченче - "Нурлат", дүртенче - "Әлки" (район авыллары җыелмасы) командалары.
Аннан соң Базарлы Матакта Әфган сугышында һәм башка локаль конфликтларда катнашучылар хөрмәтенә төзелгән мемориал янында тантаналы митинг булды. Биредә интернациональ сугышчылар һәм Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары катнашты. Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев Әфган сугышында совет солдатларының батырлыгы, каһарманлыгы турында сөйләде. Митингта катнашучылар мемориалга һәм Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә кызыл кәнәфер чәчәкләре куйдылар.
Көн үзәгендә район мәдәният йортында чаралар дәвам итте. Ветеран егетләребезне район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул әфганчыларның яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә зур роль уйнауларын билгеләп үтте.
Очрашуда Әфганстан сугышы инвалидлары Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ оешмасы рәисе Альберт Кукаркин катнашты. Ул залда утыручыларны Әфган җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуның 29 еллыгы һәм интернациональ сугышчылар көне белән ихластан котлады.
-Сугыш афәте безнең җиребезгә кагылмасын, яшьләребез хәрби бурычларын тыныч тормышта үтәсеннәр иде,-дигән теләген җиткерде ул.
Тантананың хөрмәтле кунагы, Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков исә интернациональ сугышчыларга мөрәҗәгать итеп:
-Сез безнең буынның ышанычлы дәвамчылары. Сездәге туган җирне ярату, патриотлык хисләре мине сокландыра,-диде.
Тантанада яңа гына нәшер ителгән "Вакыт безне сайлады" дигән якташ әфганчы егетләребезгә багышланган китапны тәкъдир итү булды. Аны чыгаруда Рөстәм Шәйхетдинов башлап йөрде. Китап тантанага килгән хөрмәтле кунакларга тапшырылды.
Әлеге чарада интернациональ сугышчы, Юхмачы урта мәктәбе директоры Петр Чулков тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Ул хәрби бурычларын үтәп утка кергән чордашларының каһарманлыгын ышандырырлык фактлар һәм саннар белән дәлилләп узды.
Тантанада районыбызның "Әфганнан Чечняга чаклы" вокаль-инструменталь ансамбле чыгышлары да яңгырады. Ахырдан ветеран егетләребез чәй табыны янында аралашып утырдылар.
Онытырга хакыбыз юк…
Әфган җирендә интернациональ бурычларын үтәгәндә дүрт райондаш егетебез Һәлак булды. Алпар авылыннан Ирек Сөләйманов, Йолдыз поселогыннан Владимир Бурунов, Яңа Тумбадан (бу авыл хәзер Нурлат районы составында) Иван Семенов, Үргәгардән Әсхәт Курмашев 20 яшьләре дә тулмаган килеш яу кырында башларын салдылар.
Районыбызда бүген 52 әфган сугышы ветераны, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 124 ир-егет исәпләнә. Венгрия, Таҗикстан, Корея, Көньяк Осетия кебек дәүләтләр территорияләрендәге кораллы конфликтларда катнашкан райондашларыбыз да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев