Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы ДЮСШ командасы футбол буенча республика чемпионатында уңышлы старт алды

Район ДЮСШ командасы футбол буенча республика чемпионатында уңышлы старт алды. Әлеге чемпионатта 1998 елгы һәм яшьрәк малайлар көч сынаша. Бу атна башында тренер Рифкать Сәгъдиев җитәкчелегендәге безнең команда чемпионатның беренче этабыннан ике җиңү яулап кайтты. Байлар Сабасы футболчыларын безнекеләр 4:0, ә Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын 4:2 исәбе белән оттылар. Яшь...

Район ДЮСШ командасы футбол буенча республика чемпионатында уңышлы старт алды.

Әлеге чемпионатта 1998 елгы һәм яшьрәк малайлар көч сынаша. Бу атна башында тренер Рифкать Сәгъдиев җитәкчелегендәге безнең команда чемпионатның беренче этабыннан ике җиңү яулап кайтты. Байлар Сабасы футболчыларын безнекеләр 4:0, ә Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын 4:2 исәбе белән оттылар. Яшь футболчыларыбызның беренче уеннардан ук үзләрен күрсәтүе бик сөенечле. Ә командада Юхмачы авылыннан килеп уйнаучы Айрат Мисбахов (ул быел 9 сыйныф тәмамлады) чемпионатның иң яхшы һөҗүмчесе дип табылды. Ике уен барышында көндәшләр капкасына ул дүрт туп кертте. Айрат белән «Рубин» футбол клубы тренерлары да кызыксына башлаган. Бу көннәрдә Айрат анда осталыгын күрсәтергә барырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев