Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы: Яңа ел Чыршыларын республика комиссиясе карап чыкты

Составында Татарстан Президенты Аппаратыннан, республика Мәдәният министрлыгыннан, Иҗтимагый палатадан вәкилләр булган республика комиссиясе районга килеп Яңа ел Чыршылары бизәлешен карады.

Комиссия Базарлы Матакның Үзәк паркындагы һәм Түбән Әлки авылындагы чыршылар янында булып, аларга бәя бирде. Нәтиҗәләр соңрак чыгарылачак.

Шуны әйтергә кирәк, Түбән Әлки авылында эшмәкәр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар ярдәме белән бизәлгән чыршы тирәсендә бу көннәрдә кеше өзелми. Чөнки биредә тимераякта шуу өчен боз катырылган, биек тау да ясалган. Кичләрен яшьләр хоккей уйный, бу ярышларда катнашу өчен башка авыллардан да киләләр. Чыршы тирәли 18 кар һәм боз скульптурасы ясалган. Болары - авыл мәдәният йорты, китапханә һәм башка бюджет учреҗдениеләре хезмәткәрләренең иҗат җимешләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев