Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәркайсы үз урынында

Сәламәтлек саклау системасын, медицина хезмәте күрсәтү өлкәсен шунда эшләүче шәфкать туташларыннан башка күз алдына китереп тә булмый. Табиб билгеләгән дәвалау чараларын тиешенчә үтәп, авыруны аякка бастыру, яшәү шатлыгы бүләк итү - аларның төп вазыйфасы бит. Статистика мәгълүматларына караганда, эш белән мәшгуль барлык халыкның 1 проценты - медицина хезмәткәрләре, аларның 0,9...

Район халкы сәламәтлеген кайгыртучылар арасында бүген 178 шәфкать туташы бар. Аларның 124 е үзәк хастаханәдә эшли, барысының да белгеч сертификаты бар. Шәфкать туташларына йөкләнгән хезмәт гаять җаваплы һәм күләмле. Үзегез уйлап карагыз: үткән елда район поликлиникасына 135869 кеше мөрәҗәгать итте, 4443 кеше дәваланып чыкты, 651 операция ясалды. Аларның һәрбересенә шәфкать туташының ярдәме тигән, һәрберсе табиб билгеләгән дәваны шәфкать туташы кулларыннан алган бит.
Район сәламәтлек саклау системасында табиблар, югары белемле белгечләр җитәрлек түгел, шуңа да кайбер хезмәтләрне шәфкать туташлары алып бара. Әйтик, статистика, физиотерапия, клиник фармокология, лаборатория, фтизиатрия һәм башка бүлекләр эшен нәкъ менә алар җиренә җиткереп башкаралар.
Районның дәвалау учреждениеләре шәфкать туташлары зур бер коллективны тәшкил итәләр. Араларында Валентина Афанасьева, Лидия Гнеденкова кебек 4-5 дистә еллык хезмәт стажы булган ветераннар да, белемле, җитез, акыллы яшь белгечләр дә аз түгел. Әйтик, хирургия бүлеге шәфкать туташы Равилә Әхмәтшина, регистратурада эшләүче Рузинә Мухамова һәм башкалар. Алар без әле яшь, тәҗрибәсез дип тормыйлар, һәр эшкә батыр алыналар, җиренә җиткереп, тиз һәм сыйфатлы итеп башкарып та чыгалар.
Күпьеллык хезмәт стажына ия хезмәткәрләребез Гөлнара Хәмидуллина, Гөлфирә Шаһиева, Сәвия Гатина - пациентларның рәхмәтен, коллегаларның ихтирамын яулаган шәфкать туташлары.
Юхмачы участок хастаханәсендә эшләүче Алефтина Билючева шушы тирәдә яшәүче балаларның һәм зурларның сәламәтлеген кайгырта. Гөлүсә Галиуллина Түбән Әлморза халкына хезмәт күрсәтә. Аларга халык бик рәхмәтле.
Психиатрия һәм наркология хезмәте шәфкать туташы Ильмира Вильдановага шулай ук җаваплы вазыйфалар йөкләнгән: ул авылларда еш була, авыруларны Казанга озата, укучылар арасында тестлар үткәрә… Үз эшен белеп, җиренә җиткереп үти ул.
Гинекология бүлеге шәфкать туташы Сәрия Вәлиеваны белмәгән хатын-кыз юктыр бездә! Алар барысы да башта Сәрия белән сөйләшә-киңәшә, аннары гына табибка юнәләләр.
Стоматология бүлеге шәфкать туташы Татьяна Малышева да күпләргә таныш. Ул авыруны да тынычландыра белә, дарулар һәм инструментларны дә әзерләп куя, көн саен стоматолог кабинеты аша 30-40 кеше үтсә дә, биредә һәрвакыт чиста, тәртип.
Анна Севрикеева ясаган анализлар табибларга төгәл дигноз куярга, дәва билгеләргә ярдәм итә. Аңардан аеруча төгәллек, белемлелек таләп ителә.
Теләсә нинди эшне оештыруда өлкән шәфкать туташларыбызга тиңнәр юк. Җитәкчеләребез кайбер чараны әле планлаштыра гына, ә шәфкать туташлары аны инде башкарып та куйганнар! Шуңа да баш табибыбыз еш мактап тора аларны.
Менә шундый тырыш, акыллы, сабыр, игътибарлы шәфкать туташлары эшли бездә. Һәркем үз урынында, һәрберсе авыруларга бик кирәк. Чөнки шәфкать туташының йомшак сүзе, ягымлы йөзе, уңган куллары үзләре үк шифа бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Здравоохранение