Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәркем үз ихтыярын белдерә

Бу атна Россия Федерациясе һәм аның гражданнары өчен бик мөһим сәяси вакыйга - Президент сайлаулары белән тәмамланачак. Сайлауларны оешкан төстә үткәрү өчен инде барысы да әзер, әлкилеләр дә киләсе 6 елда илебез белән идарә итүне кемгә ышанып тапшырырга дигән сорауга үзләре өчен җавап тапканнардыр.

Сайлаучыларның исләренә төшереп үтәбез: сайлаулар иртәнге 8.00 сәгатьтә башланып, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Сайлауларга үзең белән шәхесне раслаучы документ- паспорт алып килергә кирәк, аерым очракларда башка төр документ, әйтик, хәрби билет булырга мөмкин. Башка сайлаулардан аермалы буларак сайлаучылар исемлегенә шәхси мәгълүматны сайлаучының үзеннән яздырырырга мөмкиннәр бу юлы. Һәр сайлаучыга кандидатлар исемнәре басылган бер бюллетень биреләчәк. Ә Яңа Үргәгар һәм Иске Камка авыл җирлекләре советларына депутатларны өстәмә сайлауларда катнашучылар, аңлашылганча, ике бюллетень алачак.
Сайлау участокларының һәрберсендә икешәр видеокамера урнаштырылган. Видеокүзәтү сайлаучыларны түгел (сайлауда катнашучыларның йөзләре камерага эләкмәячәк), ә сайлаулар барышын теркәячәк Үткән декабрь сайлауларындагыча биш кечкенә авыл сайлаучылары үз ихтыярларын электрон тавыш бирү юлы белән белдерәчәкләр.
Сайлау участокларына килә алмаучылар 4 мартның 14 сәгатенә кадәр участок сайлау комиссиясенә хәбәр итәргә тиешләр. Шуннан соң алар янына участок сайлау комиссиясе әгъзалары күчмә урна белән барып, сайлатып кайтачаклар. Авырып, хастаханәгә яткан гражданнар янына да сайлатучылар үзләре киләчәк.
3 мартның 18.00 сәгатенә кадәр участок сайлау комиссияләрендә башка җирдә сайлау хокукы бирүче таныкнамә (открепительное удостоверение) алырга мөмкин булачак. Сайлау көнне әлеге таныкнамә белән теләсә кайсы участокка барып тавыш бирергә мөмкин. Шулай ук үзең белән паспорт алып килү зарур.
Президент сайлауларында күзәтүчеләр дә булачак: һәр сайлау участогында сәяси партияләр, иҗтимагый оешма я хәрәкәтләр вәкилләре (безнең районда КПРФ тан 27 һәм "Чиста сайлаулар өчен" дип аталган күзәтүчеләр корпусыннан 49 кеше сайлаулар барышын күзәтеп торачак) булуы көтелә.
Сайлаулар имин үтсен өчен тиешле куркынычсызлык чаралары да күрелә, һәр сайлау участогында полиция хезмәткәрләре, янгын часте һәм формированиеләре вәкилләре дә кизү торачак. Кыскасы, гражданнар үзләренең конституцион хокукларыннан файдаланып, ихтыярларын белдерсен- ил Президентын сайлауда катнаша алсын өчен тиешле бөтен чаралар да күрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РФ