Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәркем үзенчә күңел ачты

Сабантуй. Бу бәйрәмне барыбыз да зарыгып, матур күлмәкләр алып, алдан әзерләнеп каршылыйбыз. Сабантуй иртәсендә күтәренке кәеф белән җәяүлесе, машиналысы мәйданга агыла.

Ә мәйдан гөрли. Кем ат чабышларына йөгерә, кызыклы ярышларда катнаша, кайсы кибеттән кием сайлый... Телефон аша сөйләшеп бер-берсен таба алмыйча йөргән иптәшләр, табын корган туган-тумачалар, очрашырга килешкән классташлар... Менә шулай милли бәйрәмебез барысын бергә җыя. Биредә һәркем үзенчә күуел ача, бәйрәм итә.
Олылардан да ныграк Сабантуйны бала-чага көтеп ала. Ничек тә бераз акча җыеп "Сабантуйга баргач шуны алам", диеп план корып куялар алар. Әле бит Сабантуйда балалар өчен күңел ачу почмаклары да күп була. Әнә батут янында су буе чират. Кайсы икешәр тапкыр килеп, батутның тарттырылган сеткасында сикереп китә. Аннан, таганнарда атынып, туңдырма ялап алганнан соң, әнине җитәкләп уенчыклар сатыла торган җиргә юнәләләр. Менә монда иң кызыгы башлана да инде: уенчыкларның күплегеннән күзләр камаша: "Әни, монысын ал да, тегесен ал..." Ахыр чиктә ике як бер фикергә килеп, уенчык та алына. Кайсы инде әт-әнисенең дуслары белән очрашуы бүген озакка сузылачагын аңлап, әзрәк черем итеп алырга әзерләнә. Үзләре хәтле "татлы вата" күтәреп, битләре шикәрләнеп беткән балаларны карап торуы бер тамаша.
Елдагыча матур агач өйләргә керүче кунакларны милли киемле апалар, егет-кызлар каршылап, сыйлап, татар, рус һәм чуаш җырларын, биюләрен башкарып күңел ачтылар. Сабан туебызга килгән дәрәҗәле кунаклар да һәр өйгә кереп, милли ризыклардан авыз итте, дәртле көйләргә биеп алды.
Җыр-моңга гашыйк халкыбыз өчен үзешчәннәр тарафыннан үзенчәлекле концерт әзерләнгән быел. Бәйрәмгә дип махсус кайткан танылган артисларыбыз да бар. Фәнис белән Алия Кәлимуллиннар, аларның кызлары Миләүшә, Ландыш Хөсәенова, Лилия Зәйнуллина, Лена Серегина чыгышларын. Аеруча яраткан җырчыбыз Нурзадәне халык алкышлар белән каршы алды. Аларның җырлары бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
Менә сәхнәгә "Колос" кинотеатры җитәкчесе Фиргать Гайсин күтәрелде. Ул кинофильмнар карарга яратучылар арасында призлар уйнатып, бүләкләр таратты. Кино карап ике камералы "Позис" суыткычы оту - бу бит могҗиза!
Халыкка хезмәт күрсәтүче кибетләр, шәхси эшмәкәрләр ике көн буена диярлек бик тырышып эшләделәр. "Хузангай" кооперативы уңганнары үзләре җитештергән продукцияне дә бирегә алып килгәннәр хәтта. Гомумән, бәйрәмдә күңел ачу, ял итү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган иде. Ел буе көтеп алган олы, иң кадерле бәйрәмебез әле кичкә кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СаБантуй