Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәтер Маршы безнең районда

Республика Хәтер Маршы безнең районга да килеп җитте - 20 февральдә "Ватан" берләшмәсе әгъзалары Базарлы Матакта булдылар һәм әфганчы-интернационалистлар һәйкәле янында митинг үткәрделәр. Татарстанда мондый Маршлар узган гасырның 60 нчы елларында ук үткәрелә башлый. Аңа Казан вузлары студентлары нигез сала. Хәзер Марш бераз башкачарак үтә, әмма эчтәлеге һаман шул ук...

Республика Хәтер Маршы безнең районга да килеп җитте - 20 февральдә "Ватан" берләшмәсе әгъзалары Базарлы Матакта булдылар һәм әфганчы-интернационалистлар һәйкәле янында митинг үткәрделәр.

Татарстанда мондый Маршлар узган гасырның 60 нчы елларында ук үткәрелә башлый. Аңа Казан вузлары студентлары нигез сала. Хәзер Марш бераз башкачарак үтә, әмма эчтәлеге һаман шул ук - ветераннар һәм яшьләр белән очрашып, Бөек Ватан сугышы турында сөйләшү, эзләнү эшләренә халыкның игътибарын юнәлтү. Маршта катнашучылар районнардагы хәрби-патриотик клублар белән танышалар, аларга үзләре туплаган эш тәҗрибәсе турында сөйлиләр.

Бездә булып киткән Хәтер Маршында Казанның 139 нчы гимназиясеннән "Кар десанты", "ТИСБИ" идарә академиясеннән "Легион", Яр Чаллының 82 нче мәктәбеннән "Кадет" һәм Лаеш районы Рождествено авылыннан "Пламя" отрядлары катнашты. Аларга Базарлы Матак мәктәбенең "ОРКЕСТР" клубы, мәктәп укучылары кушылды.

Һәйкәл янындагы митингта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова сәламләде. Аннары "Ватан" төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы эшләре белән идарә итүче Илья Прокофьев Маршның максатын аңлатып үтте:

-Сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган солдатларның исемнәрен ачыклау, аларны халкыбызга кайтару, искә төшерү - безнең бурыч,-диде ул.

Аннары Хәтер Маршында катнашучылар Базарлы Матак һәм Юхмачы мәктәпләренә барып, "ОРКЕСТР" һәм "Звезда" клублары эшчәнлеге белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев