Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Хокукларыбыз якланган җәмгыятьтә яшибез”

Демократия принципларына нигезләнгән, республиканың һәр кешесенә социаль һәм граж-данлык хокукларын гарантияләгән, иминлек һәм теләктәшлекне саклауга, төрле милләт халык-лары арасындагы үзара ышанычны ныгытуга юнәлтелгән Төп кануныбыз буенча яши башлавыбызга 25 ел тула. Сезнеңчә, Татарстан Конституциясе биргән мөмкинлекләр һәм гарантияләр тормышыбызда ничек чагылыш таба? Игорь Медиков, пенсионер, Сихтермә-Хузангай авылы: - Тормышыбыз бүген...

Демократия принципларына нигезләнгән, республиканың һәр кешесенә социаль һәм граж-данлык хокукларын гарантияләгән, иминлек һәм теләктәшлекне саклауга, төрле милләт халык-лары арасындагы үзара ышанычны ныгытуга юнәлтелгән Төп кануныбыз буенча яши башлавыбызга 25 ел тула.

Сезнеңчә, Татарстан Конституциясе биргән мөмкинлекләр һәм гарантияләр тормышыбызда ничек чагылыш таба?

Игорь Медиков, пенсионер, Сихтермә-Хузангай авылы:

- Тормышыбыз бүген бик матур. Дөрес, авыл хуҗалыгында эшләп чыгучыларның пенсияләре мактанырлык түгел. Әмма без пенсиягә генә карап тормыйбыз - йорт тулы терлек-туар асрыйбыз, күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Үзебездән артканын сатабыз да. Авылыбыз елдан-ел төзекләнә, күркәмләнә. Әле соңгы елларда гына 20 яңа йорт - тулы бер урам калкып чыкты. Өйләрдә бөтен уңайлыклар бар. "Хузангай" ҖЧҖ яңа эш урыннарын булдырып кына тора, безгә хәзер районның башка авылларыннан да күп кеше килеп эшли. Дин тотучылар өчен бөтен мөмкинлекләр бар, авылыбызда мәһабәт храм төзелде, анда гыйбадәтләр укылып тора. Иң мөһиме - тынычлыкта, иминлектә яшибез. Авылыбызда төрле милләт кешеләре көн күрә, интернациональ гаиләләр дә бар. Шөкер, үзара аңлашып яшибез, бернинди каршылыклар чыкканы юк.

Татьяна Клянина, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт буенча белгеч:

- Барлык хокукларыбыз да якланган җәмгыятьтә яшибез. Үзебезнең теләкләребезне, фикерләребезне бернинди каршылыксыз белдерә алабыз. Республикабызның тагын бер зур казанышы - милләтләр дуслыгы. Без гомер буе - руслар, татарлар, чуашлар - иңгә-иң торып яшибез, эшлибез. Конституция нигезендә, Татарстан дәүләте гаилә, балалар, өлкәннәр сагында тора. Һәркемгә үз яшенә карата, авырган, туйдыручысын югалткан очракта социаль ярдәм гарантияләнә. Бу безнең интернат мисалында да бик ачык күренә. Бездә бүген өлкән яшьтәге һәм авыру 70 кеше тәрбияләнә. Алар өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Араларында төрле милләт вәкилләре бар. Өлкәннәребез туган телләрендә сөйләшәләр, үзара тату яшиләр. Әле Конституциябезнең 25 еллыгына багышланган кичәгә әзерләнәбез. Анда үзебездә тәрбияләнүчеләргә Төп кануныбыз хакында сөйләрбез, слайдлар, фильмнар күрсәтербез.

Миләүшә Хәйдәрова, район үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире:

- Туган Татарстаныбызны чын күңелемнән яратам, аның белән горурланам. Республикада яшәүчеләргә белем алу, эшләү, саулыгын саклау, ял итү, дин тоту һәм башка хокукларын тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган бит. Дөрес, соңгы вакытта татар теле тирәсендә туган ыгы-зыгы, бәхәсләр борчуга салды инде. Әмма бу мәсьәлә дә уңай хәл ителер дип ышанам. Республикада һәркемнең туган теленнән файдалана алуын, дәүләт телләре -татар һәм рус теленең тигез хокуклылыгын да Конституциябез гарантияли бит. Телләребезне сакларга, аларны киңрәк кулланырга кирәк безгә. Китапханәбездә татар телендәге әдәби әсәрләргә дә, фәнни, тарихи китапларга да сорау зур. Татарча китаплар сорап өлкәннәр дә, яшьләр, студентлар да килә. Бу бик сөендерә.

Без китапханәнең уку залында Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышлап китап күргәзмәсе төзедек. Райондашларыбызны аның белән танышырга чакырабыз. Гомумән, һәркайсыбызга Конституцияне өстәл китабы итәргә, аны ешрак кулга алып укырга киңәш итәр идем. Законнарны яхшы белү үзеңнең хокукларыңны кыюрак якларга, төрле бәхәсле, катлаулы ситуацияләрне тизрәк, җиңелрәк хәл итәргә мөмкинлек бирә бит.

Люция Низамиева сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев