Әлки районында узган чаңгы ярышында Иске Матак җирлеге чаңгычыларына тиңнәр булмады
14 гыйнварда "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере янында чаңгы ярышлары узды.
Бирегә район авылларыннан йөздән артык кеше җыелган иде. Аларның күпчелеге чаңгыга басып узышта катнаштылар, табигать кочагында рәхәтләнеп шуып йөрделәр.
Якшәмбе салкынча һәм аяз чын кышкы көн иде. Кар бөртекләре кояшта җемелдәп күзне чагылдыра. Һәркемнең күңеле күтәренке, дәртле музыка яңгырап тора. Чаңгы шуарга гаиләләре, балалары белән килүчеләр шактый. Кирәксенүчеләр шунда ук прокатка чаңгы өләшәләр. Кайнар чәй, камыр ризыклары тәкъдим итеп буфет эшләп тора.
-Без бүген чаңгы ярышларын биредә - "Яшь имәннәр" лагере янында үткәрергә булдык. Яңа ачылган чаңгы базасы тирәсендә әлегә кар катламы азрак. Тора-бара күмәкләп чаңгы шуу һәм узышларны анда уздыра башларбыз. Ә хәзергә сезгә шома чаңгы юллары, рәхәт ял телим! - диде район башлыгы Александр Никошин, узышка старт бирер алдыннан.
Баш хөкемдар Николай Ирдинкин ярышның тәртибен аңлатты. Чаңгы юлыннан иң башта ир-атлар алга ыргылды. Алар өч километр арага узыштылар. Аннан хатын-кызлар ике километр дистанциядә ярышты.
Ярышлар тәмамлангач җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Иң җитез чаңгычыларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Авыл җирлекләре арасында искематаклыларга тиңнәр булмады. Иске Матакның шул яше-карты гомер-гомергә чаңгы спортында алдырды. Бу юлы да алар осталыкларын күрсәтте. Иске Камка, Чиябаш, Иске Алпар чаңгычылары да призлы урыннарны яулады.
Оешма-предприятиеләре арасында Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия һәм район үзәк хастаханәсе коллективлары зур активлык күрсәттеләр.
Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы Эльвина Галиева:
Файдасы әйтеп бетергесез
Чаңгы шуу - спортның иң файдалы төрләреннән берсе. Чаңгыда йөргәндә барлык мускуллар эшкә җигелә, терәк-хәрәкәт аппараты, сулыш, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары ныгый. Хроник төстә ару-талчыгуны, атеросклерозның, гипертониянең башлангыч стадияләрен профилактикалау җәһәтеннән дә чаңгы шуу хуплана. Россия белгечләре үткәргән тикшерүләр чаңгыда йөрүнең кан тамырларын киңәйтүен, бөтен организмның һәм аерым алганда йөрәк мускулларының чыдамлылыгын арттыруын раслый. Мондый спорт матдәләр алмашу процессын яхшырта, начар холестеринны киметә. Әйтик, ике ай дәвамында утыз тапкыр чаңгыда йөрүнең ишемия чире куркынычын 30 процентка киметүе мәгълүм. Ябыгырга, артык авырлыктан котылырга омтылучыларга чаңгыны бигрәк тә үз итәргә кирәк.
Физик активлыктан тыш, кышкы һаваның организмга уңай тәэсире искиткеч зур. Кышын һава елның бүтән фасылларына караганда күпкә чистарак, чөнки кар корымны, тузанны, газларны һәм башка зарарлы матдәләрне үзенә "йоту" үзлегенә ия. Кышкы суык һава зарарлы бактерияләрне, гөмбәчекләрне юкка чыгара, ул кешене чыныктыра, димәк, иммунитетын арттыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев