Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Ышаныч әрҗәләре» куелды

Район халкы коррупциягә каршы тору буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда киңрәк катнаша алсын өчен һәм коррупция юнәлешендәге фактларны ачыклауга шартлар тудыру максатында "Ышаныч әрҗәләре" урнаштырыла башлады.

Гражданнарның язма мөрәҗәгатьләре өчен тәгаенләнгән әлеге әрҗәләр район үзәгендә инде берничә урында - район советы бинасының беренче катында (Базарлы Матак, Крайнов ур., 58), Балалар иҗаты йорты фойесында (Базарлы Матак, Совет ур., 11), район үзәк хастаханәсе поликлиникасының беренче катында (Базарлы Матак, Базар ур., 2), кадастр һәм картография дәүләт теркәве хезмәте район бүлеге фойесында (Базарлы Матак, Крайнов ур., 63) - урнаштырылды.
"Ышаныч әрҗәләренә" салынган мөрәҗәгатьләр тикшерү һәм тиешле карар кабул итү өчен муниципаль район башлыгына (ул коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясе җитәкчесе дә) юллана.
Әрҗәләргә коррупция белән бәйле булмаган мөрәҗәгатьләр килсә, алар эшләү һәм чара күрү өчен муниципаль район советының гомуми бүлегенә тапшырыла. Коррупция мәсьәләләре һәм әзерләнүче яки инде эшләнгән законсыз гамәл, аны башкарган кеше хакында мәгълүматлар белән бәйле булмаган аноним мөрәҗәгатьләр тикшерелә, әмма җавапсыз калдырыла. Сүгенү сүзләре, кешеләрне мыскыллаучы гыйбарәләр кулланылган мөрәҗәгатьләр тикшерүгә алынмый. Әгәр мондый әдәпсез мөрәҗәгатьләрдә вазыйфаи затларның, шулай ук аларның гаилә әгъзаларының тормышына, саулыгына һәм милкенә янау сүзләре булса, болар тиешле органнарга тапшырыла. Җирле үзидарә органнары компетенциясендә булмаган мөрәҗәгатьләр керә икән, алар әлеге мәсьәләләр белән шөгыльләнүче дәүләт органнарына юллана.
Шуны искәртәбез: ришвәтчелек, коррупция фактлары, теләсә нинди рангтагы чиновникның хезмәт вазыйфаларыннан яман ният белән файдалануы очраклары турында беләсез, күрәсез яисә ишетәсез икән, түбәндәге кайнар линия телефоннары буенча хәбәр итә аласыз:
Эчке эшләр бүлеге - 2-01-02,
Район прокуратурасы - 2-07-39,
Муниципаль район советы - 2-12-25,
Интернет-сайт - http //alkeevskiy.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коррупция