Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Тахталыда яшәүче Альбина һәм Юрий Яковлевлар хуҗалыгында бер йорт терлек асрала. ФОТО

Ачык күңелле, әллә кайдан күреп алып, елмаеп исәнләшүче Альбина Яковлеваның белмәгән кешесе бар микән.

Элек ул район кулланучылар җәмгыятендә кибетче, берара совхозда эшләде. Ә соңгы елларда үз хуҗалыгын үстерергә, терлекчелек белән генә шөгыльләнергә карар кылды ул. Хәзер Иске Тахталыда яшәүче Альбина һәм Юрий Яковлевлар хуҗалыгында бер йорт терлек асрала.
Дөрес, Яковлевлар беркайчан сыердан өзелмәгән, ике сөтлебикә асрауны алар шулай тиеш дип уйлаганнар. Гаиләдә өч бала, хезмәт хаклары вакытында түләнми… Ул чорда сыер - тамак туклыгы, сыйлы көн була алар өчен.
-Ә аннары ирем хезмәт стажын тутырып, вакытыннан алда пенсиягә чыкты. Мин дә акчасызга эшләп йөрүдән гарык идем инде. Икәүләшеп сөйләштек-килештек тә, өйдә генә терлекчелек белән шөгыльләнергә булдык. Теше бозауларны тана иттек, аннары алар сыер булдылар. Нәтиҗәне үзең күрәсең - хәзер җиде сыер савып яткан көнем,-дип салмак кына сөйли-сөйли Альбина миңа хуҗалыкларын күрсәтеп йөрде.
Без барыбыз да авыл кешеләре, хәзер терлек асрамасак та, балачагыбыз бозау, сарык, бәрәннәр белән уйнап үткән. Унике-унөч яшьтә әнигә сыер савыша идек инде. Ул Дочкалар, Йолдыз-Малиналар йортның яме иде. Таң белән көтү куулар, кич җиткәч, сыерларның мөгри-мөгри урам тутырып кайтулары… Онытылмаган әле, сагындыра да…
Альбинаның сыерлары без балачактагы кебекләр, юашлар, сыйпаганны яраталар, зур күзләрен тутырып карап торалар… Сизми калсаң, озын кытыршы телләре белән учыңны я өс киемеңне ялап алырга да өлгерәләр.
-Бигрәк иркә-бикәләр икән, - дим, ап-ак мөгезсез сыерның маңгаеннан сыйпап.
-Алар шундый! - ди Альбина Һәр сыерына исеме белән дәшеп, иркәләп алырга да өлгерә.
Ә исемнәре нинди диген! Ночка, Изабелка, Дочка, Субботка, Веруня, Милка, Жданка…
-Менә бу Жданкабыз. Аның әнисен егерме еллап тоттык, бик сөтле иде. Әтисе "Кызыл Шәрык" фермасыннан качып чыккан үгез булды. Бик әйбәт сыер, әнисе кебек, сөтне күп бирә,-ди хуҗабикә.
Кыш айларында бозаулаган сыерлар 20 литрлап, җәен яшел үләнгә төшкәч, 25 литр сөт саудыралар. Җәй ай саен 35-40 мең сум акча китерәләр алар Яковлевларга. Узган ел үз кирәкләреннән арткан 20 тонна сөт тапшырган алар.
-Май-каймак ясап сатмыйсың, ахры?-дип сорыйм Альбинадан.
-Юк, чөнки сөт эшкәртергә вакыт җиткерә алмыйм. Эш күп бит. Сыерларны вакытында ашатырга, асларын чистартырга кирәк. Дөрес, күпчелек эшне Юра үз өстенә ала, тик миңа да эш җитә. Печәнне үзебез чабабыз, үткән елда 25 машина печән хәзерләдек. Бөртек тарттырып фураж ясыйбыз. Терлекне бит аны гел карап торсаң гына. Әле менә бозаулагач, бер сыерыбыз каты авырды. Рәхмәт район ветеринарларына, килделәр, дәваладылар,-ди ул.
Яковлевлар Иске Тахталыда сөт җыю белән дә шөгыльләнәләр, аны "Молпром"га илтеп тапшыралар. Моның өчен аларга сөтнең һәр литры өчен 2 сум акча түләнә. Дөресен генә әйткәндә, аз бу. Ара бит ерак, 50 километрга җыела, әле авыл эчендә дә күпме йөрисе... Файдасы юк диярлек.
Альбина белән Юрийның бөтен тырышлыгы - балаларына булышу. Әле менә уртанчы кызларына өй салу өчен Казанда җир алып биргәннәр. Уллары да башкалада яши, эшли, кече кызлары күптән түгел онык бүләк иткән үзләренә. Өч айлык Матвей - дәү әти белән дәү әнигә сөенеч тә, юаныч та.
Альбинаның күңеле киң, юмарт, дидем. Моны Яковлевларның йортына керүгә күрәсең: каршыңа ике гаҗәеп матур баласын иярткән Умка атлы эт килә; әле анда, әле монда кайсы соры, кайсы җирән мәчеләр чабыша. Жәлли аларны Альбина, сөт күп бит, барыбызга да җитә, дип зур табакка сөт сала. Вак җанварлар рәхмәтле - кайсы итәгеннән тешләп тарта, кайсы җилкәсенә менеп утырып, мырлый-мырлый рәхмәт әйтә.
-Иң мөһиме - ирең белән килешеп яшәү, аңлашып тору, - ди Альбина. -Әгәр Юра булышмаса я мин шулкадәр сыер саумыйм, дисәм, эш бармас иде! Без бит терлек белән генә яшәмибез, балалар, оныклар шатлыгын да кичерәбез. Җәен бакчада бөтен яшелчәне үзебезгә җитәрлек үстерәбез. Бер әбинең ташлаган бакчасында азык чөгендере үстереп алдык былтыр, кабак чәчтек. Тирә-ягыбыз урман, гөмбә-җиләккә йөрибез. Кара син бездәге хозурлыкка, саф һавага, иркенлекә! Адәм баласына тагын ни кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев