Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңача укыту өчен яхшы мөгаллим кирәк

Укытучылар көне - мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме, ул 1994 елда ЮНЕСКО тарафыннан календарьга кертелде һәм октябрьнең беренче якшәмбесендә үткәрелеп килде. Әмма Россия Федерациясендә укытучылар көнен бәйрәм итү өчен рәсми төстә 5 октябрь сайлап алынды.

Укытучы - һәрберебезнең тормышында үзгә кеше ул. Теләсә кайсы әтидән я әнидән аның баласын укытуда иң мөһим элемент нәрсә, дип сорасаң, ул мөгаен "әйбәт укытучы" дип җавап бирәчәк. Яхшы укытучы җитәкчелегендә генә укучылар хәзер югары темплар белән үсүче һәм укыту процессында өстенлеккә ия булган яңа технологияләрне, яңа белемнәрне нәтиҗәле итеп үзләштерә алалар. Укытучы булып туарга кирәк ул!
Нәкъ менә шундый укытучылар безнең районда да аз түгел. 2013-2014нче уку елында мәктәпләребездә 421 укытучы эшли, аларның 274е - класс җитәкчеләре. 302 укытучы квалификация категориясенә ия, аларның 45е - иң югары категорияле. 197 хезмәткәр дәүләт һәм тармак бүләкләренә ия, 4 коллегабыз Татарстанның атказанган укытучысы исемен йөртә.
Соңгы 3 елда республикабызда укытучыларга ярдәм итүнең грантлар программалары уңышлы эшләп килә. Шушы вакыт эчендә 92 педагог, республика конкурсы аша үтеп, "Иң яхшы укытучыбыз" грантын яуладылар, 2 яшь укытучы "Безнең яңа укытучыбыз" грантына ия булдылар (Базарлы Матак гимназиясенең инглиз теле укытучысы Э.З.Шәрипова һәм Базарлы Матак мәктәбенең математика укытучысы А.И.Сафина). Мәктәп директорлары арасыннан 4 кеше "Безнең иң яхшы директорыбыз" грантын алуга иреште.
Республика һәм илкүләм конкурсларда 30дан артык укытучыбыз призлы урыннар яуладылар, дипломнар белән бүләкләнделәр. Алар арасында Иске Матак мәктәбенең тарих укытучысы Сергей Тихонов та бар. Ул "Ел укытучысы" республика конкурсында катнашты.
Быел Татарстан хөкүмәтенең "Алгарыш" гранты кысаларында Базарлы Матак мәктәбе укытучылары Елена Леонтьева һәм Лиля Садыйкова, Чуаш Кичүе мәктәбеннән Рузилә Низамова Америка һәм Англиядә белемнәрен арттырып кайттылар.
Укытучының тырыш хезмәте нәтиҗәсе укучыларның белем дәрәҗәсендә чагылыш таба. Иске Матак, Базарлы Матак, Юхмачы, Чуаш Кичүе мәктәпләре укучылары төрле фәннәр буенча олимпиадаларда, конкурс һәм ярышларда җиңү яулыйлар. Болар - Иске Матак мәктәбенең физкультура укытучысы М.Леонтьев, Чуаш Кичүе мәктәбенең химия укытучысы Г.Җәббарова, гимназиянең татар теле укытучысы Л.Сафина, Яңа Салман мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы А.Савинов, Базарлы Матак мәктәбеннән татар теле укытучысы М.Фәттахова, Кошкидан биология укытучысы В.Костина, Түбән Кәчи мәктәбенең татар теле укытучысы Г.Гыйләҗева һәм башкалар. Мондый укытучыларыбызга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт!
Яңа уку елында районның педагогик коллективы алдына яңа бурычлар куелды. Болар - белем бирүнең сыйфатын күтәрү, балаларның физик һәм психик сәламәтлеген саклау, сәләтле балалар белән эшләү һәм, билгеле инде, даими рәвештә белем дәрәҗәңне күтәрү. Быел Базарлы Матак, Чуаш Кичүе, Иске Матак, Юхмачы, Яңа Салман мәктәпләрендә, гимназиядә укыту-тәрбия эшенең Сингапурда тупланган алымнарыннан файдаланачакбыз.
2013-2014 уку елын Фән һәм мәгариф министрлыгы математика елы дип игълан итте. Димәк, әлеге предметны укытуга игътибар аеруча зур булачак.
Укытучы көне календарьда кызыл төс белән тамгаланмаган, шуңа күрә ял итеп торырга вакыт юк. Мәктәпләрдә укучылар концерт куяр, стена газетасы чыгарырлар. Ә укытучылар, һәрвакыттагыча, үз эш урыннарында, дәрес үткәрәләр. Кыска тәнәфесләрдә генә рәхмәтле укучылары һәм аларның әти-әниләреннән, хезмәттәшләреннән котлау сүзләре кабул итәрләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев