Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар иҗат йортында 8 юнәлеш буенча 59 иҗади берләшмә эшли

Район Иҗтимагый советының чираттагы утырышында балаларга өстәмә белем бирү, физкультура һәм спорт, мәдәният өлкәләрендә хезмәт күрсәтүнең торышы һәм сыйфаты тикшерелде. Утырыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Зарипов һәм район мәктәпләре директорлары катнашты. Мөмкинлекләр җитәрлек Газета укучыларыбызга мәгълүмдер, Иҗтимагый совет район тормышының төрле тармакларына караган әһәмиятле проблемаларны тикшерүдә катнаша...

Район Иҗтимагый советының чираттагы утырышында балаларга өстәмә белем бирү, физкультура һәм спорт, мәдәният өлкәләрендә хезмәт күрсәтүнең торышы һәм сыйфаты тикшерелде. Утырыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Зарипов һәм район мәктәпләре директорлары катнашты.
Мөмкинлекләр җитәрлек
Газета укучыларыбызга мәгълүмдер, Иҗтимагый совет район тормышының төрле тармакларына караган әһәмиятле проблемаларны тикшерүдә катнаша һәм аларны хәл итү буенча үз тәкъдимнәрен кертә.
Менә бу юлы да Иҗтимагый совет әгъзаларыннан төзелгән комиссияләр балалар иҗат йортында, спорт һәм музыка мәктәпләрендә булып, аларның эшчәнлеген өйрәнгәннәр, балалар һәм ата-аналар арасында сораштырулар үткәргәннәр. Утырышта әлеге комиссияләрнең мәгълүматлары тыңланды, һәм совет әгъзалары районда балаларга өстәмә белем бирү, спорт һәм музыка буенча халыкка хезмәт күрсәтүдәге җитешсезлекләрне күрсәттеләр, бергәләп аларны хәл кылу юлларын эзләделәр.
Башта ук шуны билгеләп үтәргә кирәк, бүген бездә балалар өчен төрле түгәрәкләр, секцияләр оештырырга да, аларны спортка, музыкага җәлеп итәргә дә бөтен шартлар бар. Берничә ел элек сафка баскан балалар иҗат йорты, "Алинә" универсаль спорт залы шәһәрнекеләр көнләшерлек. Аларда урнашкан балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең һәм музыка мәктәбенең матди-техник базасы, заманча җиһазланышы төрле һәм зур бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Аларның һәркайсы тиешле әзерлекле белгечләр, педагоглар белән тәэмин ителгән. Әйтик, балалар иҗат йортында 108 өстәмә белем бирү педагогы хезмәт куя. Музыка мәктәбендә 8 укытучы эшли. ДЮСШта исә балалар белән 20 тренер-укытучы шөгыльләнә.
Балалар иҗат йортында 8 юнәлеш буенча 59 иҗади берләшмә эшли. Аларда 2370 бала өстәмә белем ала. Балалар физкультура-савыктыру секцияләренә, хореография, макрамэ, чигү, тегү түгәрәкләренә аеруча яратып йөриләр икән. Балалар иҗат йортында район үзәгендә яшәүче балаларның 73 проценттан артыгы үзенә кызыклы шөгыль тапкан.
Ә менә ДЮСШта 36 төркемдә 546 бала шөгыльләнә. Бу район мәктәпләрендә белем алучы барлык укучыларның 26 проценты дигән сүз.
Музыка мәктәбендә 141 бала белем ала. Бу уку елында биредә эстетика тәрбиясе бүлеге дә ачылган.
Өстәмә белем бирү учреждениеләре эше хакында мәгълүмат белән утырышта Иҗтимагый совет рәисе Луиза Абдрахманова һәм совет әгъзасы Фәридә Яруллина чыгыш ясадылар. Алар балалар һәм ата-аналарның фикерләрен өйрәнү нәтиҗәләре белән дә таныштырып үттеләр.
Әти-әниләрнең зур күпчелеге балалар иҗат йорты, спорт һәм музыка мәктәпләре эшчәнлегеннән канәгать булуларын белдергәннәр. Күпләр шулай ук түгәрәкләрдә шөгыльләнү баланың үз-үзенә ышанычын арттыра, тормыштагы авырлыклар һәм проблемаларны хәл итәргә, олылар һәм яшьтәшләре белән дөрес аралашырга өйрәтә дип исәплиләр. Ә спорт белән шөгыльләнү балага укуында да ярдәм итә, дисциплинага өйрәтә, сәламәтлеген ныгыта, дип саный ата-аналар, һәм алга таба да ул-кызларын спорт секцияләренә йөртергә теләүләрен белдерәләр.
Һәр бала кызыклы шөгыль тапсын
Балалар иҗат йортының шундый зур мөмкинлекләре була торып, нигә анда башлыча район үзәгендә яшәүче балалар гына шөгыльләнә? Түгәрәкләргә аларның да 73 проценты гына йөри әле. Иҗтимагый совет әгъзалары әнә шул җәһәттән борчылуларын белдерделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Зарипов та түгәрәкләр эшчәнлегенә авыл балаларын җәлеп итү зарурлыгына басым ясады.
-Сезгә бюджеттан тыш эшчәнлек белән активрак шөгыльләнергә, шуннан алынган акчага авыллардан балаларны бирегә түгәрәкләргә йөртүне оештырырга кирәк,-диде ул. -Авыл мәктәпләрендә дә сәләте, өстәмә белем алырга теләге булганнарны ачыклыйсы иде.
Совет җитәкчесе Луиза Абдрахманова балалар иҗат йортында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту кирәклеген ассызыклады, төрле кызыклы чараларны, балаларның иҗади эшләре күргәзмәләрен даими төстә оештырасы иде, диде.
Музыка мәктәбе адресына да тәнкыйть фикерләре, кызыклы тәкъдимнәр байтак яңгырады. Әйтик, укучыларның отчет концертларын, ачык дәресләрне нигә ай саен оештырмаска?! Гомумән, мәктәпнең эшен җанландырырга, укучыларның район һәм республика бәйгеләрендә ешрак катнашуына ирешергә кирәк. "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә дә музыка мәктәбе укучылары бик аз катнаша әле. Ә бит музыкаль яктан яхшы әзерлекле, сәләтле бу балалар фестивальнең чын бизәге була алыр иде.
Әлкилеләрнең потенциалы зур булуын, балалар, яшьләр арасында талантларны ачыклау буенча ныграк эшләргә кирәклеген әйтеп, Иҗтимагый совет әгъзасы Каюм Фәсахов мондый мисал да китерде:
-1966-67 елларда район мәдәният йорты каршында тынлы оркестр да эшли иде хәтта. Аның белән Борискино егете җитәкчелек итә иде,-диде.
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе эшчәнлеге хакында сөйләшкәндә дә битарафлар булмады.
Әлеге мәктәп тренерлары авылларга йөреп тә балалар белән шөгыльләнәләр. Хлебодаровка мәктәбе директоры Анна Локтева ДЮСШ тренерларына рәхмәтле булуларын әйтте. "Укучыларыбыз спорт түгәрәкләрендә бик теләп шөгыльләнәләр",-ди ул.
Соңгы елларда Иске Тахтала мәктәбе укучылары ирекле көрәш белән, Юхмачы мәктәбе укучылары бадминтон белән шөгыльләнеп зур уңышларга ирешәләр. Иске Матак, Борискино, Хузангай мәктәпләре спортның байтак төрләре буенча район һәм республика ярышларында җиңүләр яулап районыбызны данлыйлар. Ә нигә соң Карга, Иске Чаллы, Түбән Әлки кебек зур мәктәпләр спорттагы уңышлары белән мактана алмый? Иҗтимагый совет әгъзалары әлеге мәктәп җитәкчеләре алдына бик урынлы төстә әнә шул сорауларны куйдылар.
Иҗтимагый совет әгъзасы Наталья Петухова мәктәпләрдә һәм бөтен район күләмендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең массакүләм төс алуына ирешүне максат итеп куярга тәкъдим итте.
-Физкультура белән шөгыльләнергә ярамаган бер генә кеше дә юк. Спорт ул - сәламәтлек. Һәр бала спорт белән шөгыльләнергә күнегеп үссә, киләчәгебез күпкә сәламәтрәк булыр, -ди Наталья Николаевна.
Утырышта шулай ук өстәмә белем бирү педагогларын, тренерларны яңа белгечлекләргә укыту, Юхмачы урта мәктәбендәге "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы өчен яңа форма булдыру мәсьәләсе белән район советы депутатларына мөрәҗәгать итү тәкъдимнәре әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев