Карганы яшьләр яшәтә
Каргада яшьләр гаилә корып төпләнеп калу җаен карый. Күп авылларда инде песионерлар шунда яшәүче халыкның яртысын диярлек тәшкил итә. Ә Каргада хәл үзгә - 456 кешенең бары 116 сы гына пенсия яшендә. Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев халык җыенында "авылыбызда мәктәпкәчә яшьтә 53 бала бар" диде. Әлеге сан хак...
Каргада яшьләр гаилә корып төпләнеп калу җаен карый. Күп авылларда инде песионерлар шунда яшәүче халыкның яртысын диярлек тәшкил итә. Ә Каргада хәл үзгә - 456 кешенең бары 116 сы гына пенсия яшендә.
Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев халык җыенында "авылыбызда мәктәпкәчә яшьтә 53 бала бар" диде. Әлеге сан хак булса, авылның демография хәлен бик уңай дип бәяләргә мөмкин. Тугызъеллык мәктәптә бүген 34 укучы белем ала, балалар бакчасында 15 сабый тәрбияләнә.
Каргада төзек-таза йортлар бик күп. Узган ел Равил Галиуллин, Газинур Фәттахов, Илнар Саматов өй төзелешләрен дәвам иткәннәр. Ә Илнур Туктамышев гаиләсе йортларын өлгертеп кереп, өй туе уздырган инде. Зөлфәт Яруллин, авылдашларын гаҗәпкә алдырып, берничә ай эчендә яңа өй өлгертеп кергән. Хәер, үзем эшләгән "Алексеевскдорстрой" предприятиесенең булышлыгы зур булды, ди гаилә башлыгы.
Авылдагы тагын бер уңай күренешне атап үтәсе килә - биредә эшсез өйдә утыручылар бик аз. Күпләр Карга мегафермасында, "Кызыл Шәрак-Агро"да эшли. "Алексеевскдорстрой"да 22 кеше хезмәт куя.
Авыл халкы малны ишле асрый. 145 хуҗалыкта 300 дән артык мөгезле эре терлек, 62 ат исәпләнә. Сарык-кәҗәләр саны да 500 дән артып китә. Биредә 3 тән 10 башка кадәр савым сыеры асраучы 10 гаилә бар. Газыйм Гатин, Рамил Садыйков, Зөлфәт Гәрәев, Ринат Гафиятуллин, Әнәс Вәлиев, Илнар Саматов гаиләләре әнә шундый уңганнардан. Авыл җыенында иң күп сөт саткан бу гаиләләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Гомумән алганда, авылда тормыш көйле бара. Биредә берничә ел элек клубка капиталь ремонт үткәрелгән иде. Хәзер бу бина авылның күп функцияле үзәгенә әверелде - бер түбә астында, клубтан тыш, авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге урнашкан.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан авыл уртасындагы обелиск-һәйкәлгә ремонт ясалды. Бу эшне башкаруда якташлары Рөстәм Вәлиев зур булышлык күрсәткән.
Авылда һәр елны зурлап Сабантуй бәйрәме уздырыла. Аны оештыру һәм үткәрүгә якташыбыз, "Алексеевскдорстрой" җитәкчесе Фоат Вәлиев биниһая өлеш кертә. Фоат Вәлиевнең авыл мәчетен, клубны үз средстволарына ремонтлатуын да биредә һәрчак олы рәхмәт белән искә алалар.
Җыенда "Кызыл Шәрык-Агро"ның Үзәк Әлки филиалы җитәкчесе Рафаэль Гыйльметдинов та чыгыш ясады. Ул "Карга" отрядында үз хезмәтләрен зур осталык һәм җаваплылык белән башкаручы механизаторларның күп булуын билгеләп узды.
Халык үзен борчыган сорауларны да күтәрде. Без терлекләрне ясалма орлыкландыруны мактаганда, биредә авыл кешеләре сыер көтүенә нәселле үгез йөртүне сорый. Бу мәсьәләне уңай хәл итәргә ышандырылды.
Пенсионер Фоат ага Гыйниятов 11 яшьтән башлап эшләгән хезмәт стажының югалуын әйтә, шуны ничек кайтарырга, рәсмиләштерергә икән, дип борчыла. Аңа район прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина җавап бирде: яшьли эшләгән елларының шаһитларын табып, суд аша әлеге мәсьәләне хәл итәргә киңәш итте.
Каргалылар үзара салым акчасына урам юлларын ясатырга дигән уртак теләкләрен дә белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев