Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казан шәһәренең Галактионов урамында Нәби Дәүли истәлегенә мемориаль такта куелу тантанасы булып узды, ФОТО

19нчы гыйнвар көнне Казан шәһәренең Галактионов урамындагы 3нче йортка күренекле якташыбыз, прозаик һәм шагыйрь ,Бухенвальд лагеренда фашистларга каршы хәрәкәттә катнашкан Нәби Дәүли истәлегенә мемориаль такта куелу тантанасы булып узды. Нәби Дәүли әлеге йортның 1нче катындагы 1нче бүлмәдә 1961-1973нче елларда яшәгән.

Тантананы Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова ачып җибәрде. Ул язучының фаҗигале тормышы, аның батырлыгы, иҗаты турында сөйләде. Истәлек тактасының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ачылуын билгеләп үтте.
Татарстан язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәтов Нәби Дәүлинең фашистлар тоткынлыгыннан соңгы тормышы, 12 ел буе язучының әсәрләре беркайда да басылмавы турында ачынып сөйләде. Аймәтов сүзләренчә, Галактионов урамындагы бу йортта Зәки Нури, Шәйхи Маннур, Риза Ишморатов кебек язучыларыбыз да яшәгән икән.
Язучы Лирон Хәмидуллин Нәби Дәүли белән еш аралашып яшәгән. Ул Нәби Дәүлинең Аккош күле буенда С.Хәким, З.Нури белән бергә яшәве турында сөйләп үтте. Нәби Дәүли үзенең "Яшәү белән үлем арасында" исемле легендар әсәрен шушы чорда иҗат иткән.
Әлки районының Казандагы "Якташлык" җәмгыяте рәисе Ришат Хафизов Нәби Дәүли белән чиксез горурлануыбыз турында сөйләде. Истәлек тактасын куярга булышкан, бу эшне оештырган кешеләргә чиксез рәхмәтен белдерде.
Бу тантанага Базарлы Матактагы Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина да чакырылган иде. Катнашучылар алдында Фәридә Госмановна гимназиядә язучының тормыш юлын, иҗатын өйрәнү буенча алып барыла торган эш юнәлешләре турында чыгыш ясады.
Истәлек тактасы ачуда күп кеше катнашты. Язучының якташы Мөдәррис Вәлиев Нәби Дәүли белән бер авылда тууы, аралашып яшәве, хәзер дә үзендә Нәби Дәүли язган хатлар саклануы турында сөйләде.
Тантананың үзәгендә,әлбәттә, Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия ханым иде. Ул әтисе турындагы җылы истәлекләр белән уртаклашты. Әтисенең "Автопортрет" шигырен укыды. Гөлфия ханым белән бергә кызы һәм ике оныгы да килгән иде. Димәк, Нәби Дәүли нәселен дәвам иттерүчеләр әле бар.
Аннан соң атаклы җырчы Искәндәр Биктаһиров сүз алды. Ул Н.Дәүли сүзләренә язылган "Татарстан -минем республикам" җырын башкарды.
Язучы Нәбирә Гыйматдинова, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова да Нәби Дәүли турындагы истәлекләр белән бүлештеләр.
Тантана язучы истәлегенә куелган такта янына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев