Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кипкән үләнне яндырган өчен зур штрафлар каралган, дип искәртә Әлки районы янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов

Елның елында кар эреп җир ачылгач узган елгы корыган үләннең янып китү очраклары булып тора. Бу нигездә ут белән саксыз эш итү яисә балалар шаяруы аркасында килеп чыга. Кагыйдә буларак, мондый яну бик зур тизлек белән һәм зур мәйданнарга тарала.

Янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, узган ел район территориясендә кипкән үлән һәм чүп-чар янып китүнең 12 очрагы теркәлгән. Кайберләрендә утның торак йортларга һәм каралты-кураларга күчү куркынычы да булган. Бары район янгын сагы хезмәткәрләренең оператив һәм үзвакытында эш итүе аркасында утның әлеге корылмаларга күчүенә юл куелмаган.

Кайберәүләр узган елгы үләнне яндыру җир өчен файдалы дип исәпли. Шуңа махсус корыган үләнгә ут төртүчеләр бар. Әмма бу бик ялгыш фикер. Киресенчә, үлән янганда бик күп файдалы микроорганизмнар һәлак була. Ут туфрактан борын төртә башлаган яшь үләнне дә һәлак итәргә мөмкин. Моннан тыш, алда әйтелгәнчә, коры үләннән утның бик җиңел генә үзегезнең яисә күршеләрегезнең корылмаларына үрләве ихтимал.

Моңа юл куймас өчен, корыган үләнгә һәм чүп-чарга ут төртергә ярамый. Кипкән үләнне тырма белән җыеп, чүп-чар белән бергә тимер мичкәдә генә яндырасы. Бу корылмалардан читтә эшләнсен, мичкә янында савыт белән су торсын. Утны гел карап торыгыз, очраклы очкын җил белән читкә очмасын. Тәмәке тартканда да сак булырга кирәк: сүндерелмәгән төпчек яисә шырпы коры үләннең дөрләп китүенә сәбәп булырга мөмкин. Йорт тирәсендә һәм бакчада янгын сүндерү өчен кирәкле әйберләр (чиләк, көрәк, су тулы мичкә) гел әзер булсын.

Корыган үлән һәм чүп-чар яндырган өчен административ җәза чаралары каралган, дип искәртә Радис Инсапов. Аерым кешеләргә 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф салына. Вазыйфаи затлар - 6 меңнән 15 мең сумга, юридик затлар 150 меңнән 200 мең сумгача штрафка тартылырга мөмкин.

Ут-күз чыккан очракта кичекмәстән 2-01-01 телефоны буенча янгын сагына хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев