Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көзге культураларны җыю төгәлләнде

Районда үстерелгән барлык бөртекле культураларның 41 проценты теземнәргә салынды. Ашлык 11 мең 500 гектарда җыеп алынды. Бу барлык мәйданнарныц 30 процентын тәшкил итә.

"Хузангай" кооперативында бөртекле культуралар 14 мең 589 гектарда игелде. Бүген биредә шул мәйданнарның 6 мең гектарыннан икмәк суктырып алынды. "Хузангай" басуларында суктыруда 29 комбайн эшли. Алар һәр көнне 500-600 гектарга якын мәйданда игеннәрне җыеп алалар. Кооперативта урып-җыю эшләре бик оста оештырылган. Игеннәр башта җиде "МагДон" комбайны белән теземнәргә салына. 2-3 көннән, бөртеклеләр тиешле дымлылыкка җитеп кипшенгәч суктыру комбайннары эшли башлый.

Монда 10 мең гектарга якын мәйданда игеннәр теземнәргә салынган. "Хузангай"да уңыш гектардан уртача 17,5 центнер чыга.

"Кызыл Шәрык-Агро"ның "ВостокЗернопродукт" отрядларында һәр көнне 1 мең гектарда игеннәр суктырып алына. Бүген "Үзәк Әлки" филиалында суктыруда 15 комбайн эшли. Алар көн саен 1 мең тоннага якын икмәкне суктырып элеваторга озаталар.

"Көньяк Әлки" филиалында җыелмаган бөртеклеләр мәйданы аз калган инде. Биредә ике сөтчелек комплексы һәм бер мөгезле эре терлек симертү комплексы өчен күбрәк азык культуралары игәргә туры килә.

Игенчеләр көзге культураларны тулысынча диярлек җыеп алдылар. Комбайннар сабан культураларын суктыруга төштеләр. Районда арпа 10 мең 394 гектарда игелде. Бүгенгә шуның 1 мең гектарыннан уңыш җыеп алынган. Арпаның уртача уңышы гектардан уртача 24,3 центнер чыга, "Хузангай"да исә 29,5 центнерга кадәр җитә.

Быел районда 25 мең 600 гектарда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Бу көннәрдә механизаторларыбыз җирләрне уҗым культуралары чәчүгә әзерләү белән дә мәшгуль. Инде бу мөһим эш 19 мең гектарда башкарылган. Планга карата бу 74 процент тәшкил итә. Хуҗалыкларда һәр көнне 700 гектар мәйданда уҗым культуралары өчен җир эшкәртелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Жатва