Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы үзәк хастаханәсендә сугыш ветераннары өчен җиде кешегә исәпләнгән биш махсус палата җиһазланган

Татарстанда узган елның апрель аенда "Безнең кадерле ветераныбыз" республика проекты старт алган иде. Әлеге проект кысаларында дәвалау учреждениеләрендә ветераннар өчен яңартылган уңайлы палаталар булдыру максат итеп куелды. Районыбыз үзәк хастаханәсендә сугыш ветераннары өчен җиде кешегә исәпләнгән биш махсус палата җиһазланган. Хастаханәнең баш шәфкать туташы Рәхилә Мәрдиева башта безне хирургия бүлегенә...

Татарстанда узган елның апрель аенда "Безнең кадерле ветераныбыз" республика проекты старт алган иде. Әлеге проект кысаларында дәвалау учреждениеләрендә ветераннар өчен яңартылган уңайлы палаталар булдыру максат итеп куелды. Районыбыз үзәк хастаханәсендә сугыш ветераннары өчен җиде кешегә исәпләнгән биш махсус палата җиһазланган.

Хастаханәнең баш шәфкать туташы Рәхилә Мәрдиева башта безне хирургия бүлегенә алып керде. Бусагадан узуга биредәге искиткеч чисталыкка, төзеклеккә һәм бик җылы булуга игътибар итәсең.

Бүлектә ветераннар өчен ике палата булдырылган. Аларның берсендә Бөек Ватан сугышы ветераны Габделбари Фәсахов дәвалана. Яңа Баллыкүл авылында яшәүче Габделбари ага Бөек Ватан сугышында кыр кабель линияләре телефонисты булып хезмәт иткән. Илебезне һәм Польша, Германия шәһәрләрен фашистлардан азат итә-итә ул Берлинга кадәр барып җиткән, гитлерчыларның өне рейхстагта да булган.

Билгеле, өлкән яшьтәге ветеранның сәламәтлеге инде бик какшаган.

-Узган ел мин терапия бүлегендәге шундый ветераннар палатасында ятып чыккан идем, югары кан басымыннан дәваландым, -ди Габделбари ага. -Монда менә аякларым сызлап кердем. Бик әйбәт дәвалыйлар. Бүлек мөдире Арсен Абидинович гел хәлемне белешеп, кайгыртып тора. Шәфкать туташлары да янымда бөтерелеп кенә йөриләр. Бик әйбәт мөнәсәбәт монда безгә, рәхмәтләр яусын.

Ветеран үзләре өчен булдырылган махсус палатадан да бик канәгать. Шулай булмый ни, ике кешелек иркен палата затлы кунакханә номерына охшап тора. Кояш нурлары белән тулган бүлмә җылы, якты. Зур тәрәзәдә өйдәгедәй матур пәрдәләр. Уңайлы карават, зур телевизор, суыткыч, идәндә бизәкле палас. Җайлы санузел - юыну, бәдрәф бүлмәсе дә палатаның үзендә.

-Хастаханәдәге үзгәрешләргә исең китәрлек инде,-дип сөенеп сөйли Габделбари ага. -Элегрәк елларда монда ятып салкын тидереп чыкканым да булды. Ә хәзер карагыз ничек җылы. Ашау-эчү дә бик әйбәт. Балаларга, бернәрсә алып килә күрмәгез, дип кенә торам. Быел миңа 89 яшь тулды. Безгә, өлкәннәргә, тынычлыгы да бик мөһим бит әле аның. Ә мондый аерым палатада тыныч, рәхәт. Дәвалауның да файдасын бик күрәм.

Ул арада безгә килеп кушылган баш табиб Светлана Одушкина әйтүенчә, ветераннар палаталарын ремонтлау-яңарту эшләренә дә керешергә торалар икән.

-Санузелларны яңартып, кайбер җиһазларын уңайлыракларга алыштырачакбыз. Бәдрәфләрнең һәркайсына тотка-култыксалар да куябыз. Хирургиядәге ике палатада душ кабиналары урнаштырылачак. Ветераннар бүлмәләре шулай ук микродулкынлы мичләр, кондиционерлар, чакыру кнопкалары белән җиһазланачак,-ди Светлана Викторовна.

Яңа Баллыкүл авылында яшәүче Габделбари ага Бөек Ватан сугышында кыр кабель линияләре телефонисты булып хезмәт иткән. Илебезне һәм Польша, Германия шәһәрләрен фашистлардан азат итә-итә ул Берлинга кадәр барып җиткән, гитлерчыларның өне рейхстагта да булган.

Билгеле, өлкән яшьтәге ветеранның сәламәтлеге инде бик какшаган.
-Узган ел мин терапия бүлегендәге шундый ветераннар палатасында ятып чыккан идем, югары кан басымыннан дәваландым, -ди Габделбари ага. -Монда менә аякларым сызлап кердем. Бик әйбәт дәвалыйлар. Бүлек мөдире Арсен Абидинович гел хәлемне белешеп, кайгыртып тора. Шәфкать туташлары да янымда бөтерелеп кенә йөриләр. Бик әйбәт мөнәсәбәт монда безгә, рәхмәтләр яусын.
Ветеран үзләре өчен булдырылган махсус палатадан да бик канәгать. Шулай булмый ни, ике кешелек иркен палата затлы кунакханә номерына охшап тора. Кояш нурлары белән тулган бүлмә җылы, якты. Зур тәрәзәдә өйдәгедәй матур пәрдәләр. Уңайлы карават, зур телевизор, суыткыч, идәндә бизәкле палас. Җайлы санузел - юыну, бәдрәф бүлмәсе дә палатаның үзендә.
-Хастаханәдәге үзгәрешләргә исең китәрлек инде,--дип сөенеп сөйли Габделбари ага. -Элегрәк елларда монда ятып салкын тидереп чыкканым да булды. Ә хәзер карагыз ничек җылы. Ашау-эчү дә бик әйбәт. Балаларга, бернәрсә алып килә күрмәгез, дип кенә торам. Быел миңа 89 яшь тулды. Безгә, өлкәннәргә, тынычлыгы да бик мөһим бит әле аның. Ә мондый аерым палатада тыныч, рәхәт. Дәвалауның да файдасын бик күрәм.
Ул арада безгә килеп кушылган баш табиб Светлана Одушкина әйтүенчә, ветераннар палаталарын ремонтлау-яңарту эшләренә дә керешергә торалар икән.
-Санузелларны яңартып, кайбер җиһазларын уңайлыракларга алыштырачакбыз. Бәдрәфләрнең һәркайсына тотка-култыксалар да куябыз. Хирургиядәге ике палатада душ кабиналары урнаштырылачак. Ветераннар бүлмәләре шулай ук микродулкынлы мичләр, кондиционерлар, чакыру кнопкалары белән җиһазланачак,-ди Светлана Викторовна.
Баш табиб әйтүенчә, ветераннар өчен махсус палаталар булдыру һәм анда югары комфортлы шартлар тудыру мәсьәләләрен район җитәкчелеге дә гел күз уңында тота. Әле шушы арада гына район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин хастаханәдә булып, бергә әлеге палаталарны ремонтлау буенча алда торган бурычларны тәгаенләгәннәр. Ремонт эшләрен апрель аена, Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр төгәлләргә җыеналар.
Ветераннар палаталарын тагын да уңайлырак һәм заманчарак итүгә район оешмалары, эшмәкәрләр дә үз өлешләрен кертә. Әйтик, Рәшит Мөхәммәтшин җитәкләгән "Строитель и К" предприятиесе бер палатаны үз хисабына ремонтларга җыена. Эшмәкәрләр Валерий Леонтьев, бертуган Мәрдегалләмовлар, Зәлия Сафиуллина "чакыру кнопкалары" урнаштыру чыгымнарын үз өсләренә алганнар. Хастаханәдә дәваланучы ветераннар янына мәктәп укучылары да килеп йөри, алар өлкәннәргә концерт номерлары күрсәтәләр, тормыш, сугышчан юллары хакында сорашалар икән.
Терапия, неврология бүлекләрендәге ветераннар палаталары да буш тормый. Без барган көнне андагы бер кешелек бүлмәләрдә тыл ветераннары - Татар Борнаеннан Шәһидә Мөхәммәтҗанова һәм Карамалы авылыннан Фәридә Мисбахова дәваланалар иде.
-Мин бу хастаханәдә елына берничә мәртәбә ятам,-ди 86 яшьлек Шәһидә апа. -Табиблар, шәфкать туташлары бик әйбәтләр монда, югары сикергән кан басымымны "йөгәнләп", савыктырып, яшәртеп чыгаралар. Әле кичә "ашыгыч ярдәм" машинасы белән авылдан килеп алып бирегә урнаштырдылар. Палатам шулкадәр уңайлы, без монда кунактагы кебек. Сый-хөрмәт тә мулдан. Ит, балык ашлары, яшелчә, җиләк-җимеш, акмай, сыр - барын да палатага кертеп бирәләр. Авызың кипсә, чәе кайнап тора. Без бик канәгать, рәхмәтле.
Светлана Одушкина әйтүенчә, районыбызда яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарының зур күпчелеген шушы махсус палаталарга урнаштырып дәвалаячаклар.
-Хастаханәгә кереп яткач кеше билгеле бер стресс кичерә. Ул мөмкин кадәр азрак булсын өчен без ветераннар палаталарында өйнекенә якын уңайлыклар һәм шартлар тудырырга омтылабыз. Бу авыруның тизрәк савыгуына да булыша,-ди баш табиб.
Күптән түгел булган ремонттан соң терапия, неврология бүлекләре дә танымаслык булып үзгәргән. Монда кул тимәгән, яңармаган бер генә җир дә калмаган. Иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән кабул итү-диагностика бүлеге, йөрәк эшчәнлеген, баш миен, кан тамырларын тирәнтен тикшерә торган яңадан-яңа аппаратлар, лабораторияләр - барысы да кешеләрнең сәламәтлеген саклауга, гомерен озайтуга хезмәт итә. Сугыш һәм тыл ветераннарының саулыгы да даими тикшереп торыла, кирәкле дәвалау чаралары үткәрелә. Алар мондый кайгыртуга бик лаек. Бу азат тормышны үз-үзләрен, сәламәтлекләрен аямыйча яулап алдылар бит. Инде рәхәтен дә күрсеннәр, бүгенге буынның рәхмәтен, ихтирамын тойсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев